Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Балкый Азнакай таңы..!»

    Азнакайга рәсми рәвештә шәhәр исемен бирүгә 25 ел тулды. 1987 елның 20 мартында Азнакай рәсми рәвештә шәһәр статусы алды. Бу чирек гасыр вакыт эчендә ул чын мәгънәсендә административ, сәүдә, сәнәгать hәм мәдәният үзәгенә әйләнде. Ә кайчандыр ул кечкенә бер авыл булган. Азнакайның сикәлтәле үткән юлын күзаллау өчен аның төрле документларда...

    Азнакайга рәсми рәвештә шәhәр исемен бирүгә 25 ел тулды. 1987 елның 20 мартында Азнакай рәсми рәвештә шәһәр статусы алды. Бу чирек гасыр вакыт эчендә ул чын мәгънәсендә административ, сәүдә, сәнәгать hәм мәдәният үзәгенә әйләнде. Ә кайчандыр ул кечкенә бер авыл булган. Азнакайның сикәлтәле үткән юлын күзаллау өчен аның төрле документларда чагылыш тапкан чал тарихына сәяхәт кылу кирәклеген тоеп, автор темадан читкәрәк китәргә булды.

    Шәhәребезнең территориаль үзенчәлеге аның тарихын ача. Бу төбәкне кеше күптәннән били. Әмма тотрыклы торак пунктлары гына булмаган, чөнки биредә күчмә халык яшәгән. Табигать шартларына яраклашып, үзләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү йөзеннән аларга авыл урыннарын еш алмаштырып торырга туры килгән. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң рус дәүләтенең көнчыгыш чикләрен билгеләү өчен Минзәлә hәм Зәй ныгытмалары төзелә, ә алар арасында озын чокыр казыла. Аның артындагы җир нугайларныкы булып исәпләнә (безнен район территориясе дә ХV-ХVII гасырларда Нугай Урдасы биләмәләренә керә.) П.Абрамов язуы буенча, «Кама аръягының көнчыгышында тотрыклы торак пунктлары Татариянең бүтән өлкәләренә караганда соңрак барлыкка килә. Гасырлар дәвамында бу районны күпчелек рәвештә күчмә халыклар файдалана… ХVII гасырның уртасыннан, Иске Кама аръягы сызыгы барлыкка килгәч, районның көньяк өлешендә авыллар төзелә. Әмма Кама аръягының көнчыгышы күчмә кабиләләр hөҗүменнән Ырынбур каласына нигез салынгач, ХVIII гасырларның 40нчы елларында гына арына. Колонизациянең терәк пункты булып Бөгелмә шәhәре калка».

    Азнакайның, шул исәптән районыбызның башка авылларының, тарихын язганда без төбәк тарихын истә тотарга тиеш. Чөнки алар hәр кабилә аерым-аерым урнашкан төрле борынгы вулысларга кергән. ХIV гасыр азагында - ХV гасыр башында төбәктә феодаль биләмәләр барлыкка килә. Тугаш хан Ык буенда хакимлек иткән, Байраш хан - Ирнә тамагында, аның уллары Гөлек hәм Дәүк ханнар - Ык тамагында. Ык буе бассейны кабиләләре белән биләр - кабилә hәм нәсел башлыклары идарә иткән. Безнең якларда байлар, ирехте, бүләр, еней, кирәет, юрми кабиләләре яшәгән. Байлар Ык hәм Минзәлә буйларын, ирехтеләр - Мәллә hәм Ык агымы буенча, бүләрләр - Ык hәм Сөн елгалары субүләрләре арасында, кирәетләр - Ыкның ике ярында тормыш алып барган. Байлар кабиләсе Байлар вулысы, ирехтеләр - Ирехте вулысы булып торганнар. ХVI гасырда әле бу вулыслар тотрыклы административ берәмлекләр булмаган, еш кына алар ваграк вулысларга - түбәләргә бүленгән. Һәр борынгы кабиләнең үз биләмәләре булган. Алар тотрыклы торак урыннарын үзләре сайлап алган. Авыллар нәселдәге иң олы, беренче килеп утырган кеше исеме белән аталган.

    Азнакай да шундый нәсел башлыгы исеменнән алынып аталган булырга тиеш. Бу исемне җомга көн (иске татар телендә «атна -азна») туган ир балага кушканнар. Авылны кайчандыр Атнакай дип йөрткәннәрен ХХ гасырның 90 нчы елларында әле исән булган төп Азнакай картларының миңа сөйләгәннәре бар. Олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Асарында» Иске Әлмәт авылы мулласының шәҗәрәсен китерә: «Зәйнетдин бин Әбдерәшид бин Әбдекай бин Атнакай бин Дусан» (бин - улы). Мәсәлән, Әлкәй авылына кагылышлы бер архив документында 1762 елда туган Азнакай исемле кеше теркәлгән. Әлеге ышынычлы дәлилләр татарда шундый исем кушу традициясе булганлыгы турында сөйли. Узган гасырларда «Азнакай» исеме бер кабилә эчендә генә билгеле булса, колонизациядән соң ул салым җыю өчен Рәсәй документларында теркәлә.

    ХVIII гасыр башында төбәк халкының җирләренә кагылмауны гарантияләгән 1649 нчы елгы собор законнар җыелмасын, патша Алексей Михайлович указын боза башлыйлар. Анна Иоанновна указы белән кабилә-вулыс старосталарын сайлау юкка чыгарыла. Азнакай урнашкан Юрми вулысы шундый ук кабилә-вулыс була. 1718 елның 26 ноябрендә Хөкүмәт Сенаты Указы чыга. Аның нигезендә бөтен ил өязләргә бүленә. Салым түли ала торган бөтен ир-ат исәпкә алынырга тиеш була. Шушы елдан соң яңа туган балалардан алып картларга хәтле бөтен ясаклылар 80 тиен имана түләргә тиеш була. Шуңа күрә халык санын алу уздырыла башлый. Беренчесен 1708 елда үткәреп карыйлар. I рәсми ревизия Рәсәйдә 1719 елда башлана. Ул хәрбиләргә hәм олы шәхесләргә тапшырылган булса да, 1725 елга кадәр бара. Безнең төбәктә бу чара 1722 елда уза. Ә сан алу материаллары 1727 елда гына төгәлләнә. II ревизия 1744-1747, III - 1762-1767 елларда үткәрелә. Бу кампания 20-25 елга бер оештырыла. VI нчысы 1811 елда башлана, ләкин 1812 елда Ватан сугышы чыгу сәбәпле, өзелә. Шуңа күрә 1815 елда 7 нчесе уздырыла. Х ревизия 1856 елда оештырыла. I hәм соңгы бөтен халык санын алу Рәсәйдә 1897 елда була.

    Безнең төбәк өчен иң кызыклылары - беренче өч ревизия материаллары, чөнки бу чорда районның торак пунктлары барлыкка килә. Алар Мәскәүдәге Борынгы актлар дәүләт архивында саклана. Азнакай турында беренче хәбәрләр II (1744-1747) ревизия чорында, төгәлрәк әйткәндә, 1746 елда чагыла. Авыл Минзәлә өязе Казан юлы Өфе провинциясе Ырынбур губернасына карый. Тарих фәнендә торак пунктына нигез салу вакыты булып аның дәүләт архивы документларында беренче тапкыр искә алынуы исәпләнә. Шулай итеп, Азнакай рәсми рәвештә 1746 елда теркәлеп куела.

    Ә мондый исемдәге авылның 1743 елда булганлыгы турында Башкортстан Үзәк дәүләт архивының 1840 нчы елгы документы сөйли (материал таблица рәвешендә бирелгән): «Азнакай. Монда башкортлар 2 хуҗалык, алар тарафыннан җирләренә мәңгегә 1743 елның 1 июлендә төзелгән килешү нигезендә 30 сум акча түләү бәрабәренә кертелгән ясаклы татарлар 4 хуҗалык, типтәрләр - 80 хуҗалык. Арыслан, шулай ук Мәнәүз Тамак дигән дачада (урман белән капланган җирдә) типтәр хужалыгы юк, ясаклы татарлар 3 хуҗалык».

    Шунда ук искәртелеп кителә: «7 нче (1815 елгы) ревизия буенча башкорт 13, ясаклы татарлар 11, типтәрләр 223 кеше исәпләнгән, ә Арыслан, шулай ук Мәнәүз Тамак дигән дачада типтәр 1, ясаклы татарлар 7 кеше». Документтан күренгәнчә, Азнакай ике өлештән торган: кеше яшәгән өлеше Азнакай исемендә йөргән, ә урман белән капланганы - Арыслан, шулай ук Мәнәүз Тамак дип аталган. Бу фактны Башкортстан Үзәк дәүләт архивының тагын бер документы исбатлый: «Самара губернасы Бөгелмә өязе Азнакай авылының икенче өлеше участогы планы күчерелмәсе. Ул шунда яшәүче элекке хәрби ведомство припущенникларына, Х ревизия буенча исәпләнгән кеше башына карап, борынгы Юрми вулысы башкортларының ата-бабадан мирас булып күчкән урман җирләреннән кисеп бирелгән.

    Генераль рәвештә межалау 1801 елда җир үлчәүче Лисицын тарафыннан эшләнгән. Дәгъвалар хәл ителгәч, межалау җир үлчәүче Борыбин тарафыннан 1833 елда расланган. Тагын бер кат үлчәү эшләре 1865 елда башкарылган, 1875 елда махсус межалау үткәрелгән hәм план төзелгән. Дачада җир түбәндәгечә исәпләнә: утарлар өчен 33 дисәтинә 50 сажин, чәчүлек өчен 1439 дисәтинә 600 сажин, печән өчен 157 дисәтинә 700 сажин, печән өчен куаклар белән 29 дисәтинә 1680 сажин, печән өчен урманлыклар 162 дисәтинә 420 сажин, чәчүлек hәм печән чабу өчен ярарлык чиста дала 17 дисәтинә 400 сажин, чиста көтүлек 125 дисәтинә 1840 сажин, ташлы көтүлек 173 дисәтинә 2000 сажин, куаклыклар 23 дисәтинә 2100 сажин, утын өчен урман 939 дисәтинә 2340 сажин, юеш туфракта куаклыклар 15 дисәтинә 800 сажин, балчыклы урыннар 82 дисәтинә, яр буйлары, калкулыклар 3 дисәтинә 900 сажин, елгачыклар, инешлэр 1 дисәтинә 1950 сажин, авыл hәм басу юллары, урамнары 16 дисәтинә 1550 сажин, зиратлар 3 дисәтинә 1440 сажин. Барлыгы дачада уңай hәм уңай булмаган җирләр 3224 дисәтинә 1970 сажин, ә уңай булган җирләр 3117 дисәтинә 950 сажин.

    Авылның шушы өлешендә Х (1860 ел) ревизия буенча элекке хәрби ведомство припущенниклары 449 җан hәм отставкадагы солдатлар 3 җан, барлыгы 452 ир-ат».

    Бу документлар раславынча, Азнакай җире - ул борынгы Юрми вулысы башкортларының ата-бабадан мирас булып күчкән биләмәләре. Ул VIII гасырда «башкорт» сословиесенә кертелгән төп халык вәкилләреннән сатып алынган булган. Бу җирләргә кереп утырган ясаклылар hәм типтәрләр вотчина хокукында аларның хуҗалары булалар. (Безнең төбәктә җирләргә кереп урнашу өч юнәлештә башкарылган: вотчина хокукында хуҗа булу, вотчинаның уртак хуҗалары булу hәм вотчина белән файдалану өчен оброк түләү.) Шулай итеп, Азнакай җирләре белән 1743 елдан төп халык җирләрен сатып биргән кешеләр белән бергә эш иткән.

    Әлеге процессның катлаулыгы турында Башкортстан архивының «Надыр вулысы Минзәлә, Бөгелмә hәм Богырыслан өязләре Ырынбур губернасы башкорт припущенникларын җир белән тәэмин итү турындагы» документы сөйли. Аның составына Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән, Баулы районнары hәм өлешчә Азнакай районы (мәсәлән, элек Иректе вулысында булган Кәкре Елга авылы) җирләре кергән.

    Безгә кызыклы пунктына мөрәҗәгать итик: «…Бу вулыс узенең исемен татар кешесе Нәдер Уразмәтовтан алган. 1719 елга кадәр Казан hәм Өфе өязләре арасындагы Зәй, Чишмә, Чирмешән, Сок елгалары буендагы буш дип исәпләгән җирләрне табып, анда үзе кебек башка төбәкләрдән килгән кешеләр белән урнашып, хөкүмәт Сенатына аларны үзенә hәм иптәшләренә беркетүне сорап мөрәҗәгать итә. Сенат кушуы буенча бу үтенечне үтәү йөзеннән 1735 елда Казан губерна канцеляриясе монда тентү үткәрә hәм Нәдеровнын буш җирләргә утырганлыгын раслый…»

    Бу документта түбәндәге юллар да бар: «Соңрак Юрми hәм Байлар вулыслары башкортлары бу җирләргә дәгъва белдергәч, татар кешесе Нәдер 1750 елда Ырынбур губерна канцеляриясенә аларны үзенә hәм иптәшләренә беркетүне сорап үтенеч юллый. Аңа җавап итеп, Ырынбур губерна канцеляриясе боерыгы буенча 1751 елда Нәдергә җир бүлеп бирү буенча капитан Ляхов 8 томлык сызымнар әзерләгән». Димәк, Юрми hәм Байлар вулыслары башкортлары булачак Нәдер вулысы җирләрен үзләренең төп биләмәләре итеп исәпләгән. (Тарих фәннәре кандидаты Таhир Кәримов язган «Азнакай тарихында» Азнакай ХVIII гасырда Юрми, ХIХ гасырда Байлар вулысларына кергән диелә.) Тарих фәннәре докторы Д.Исхаков: «Бу башкорт вулыслары берничә ХVII елгы документта искә алына… Әлеге вулыслар кешеләре булачак Нәдер вулысының төп халкы булып исәпләнә ала, - дип әйтеп китә. Шул ук вакытта, галим искәртүе буенча, аларны бу зона татарлары бабаларының бер группасы дип кенә санарга була.

    Территориаль берәмлек буларак дәүләт документларында теркәлгәннән соң Азнакаебызның әhәмиятле этаплары башлана.

    1747 елда Сөендек Тукбаев командасында Азнакайдан 43, 1762 елда - 58 ир-ат булган. 1762 елда авылда 74 ир-ат, 1795 елда - 46 хуҗалык, 1815 елда - 255 кеше, 1829 елда - 51 хуҗалык,1840 елда - 89 ишек алды, 1959 елда - 213 хуҗалык була.

    1861 елда Азнакай вулыс үзәгенә әверелә. 1900 елда монда 348 хуҗалык (3981,8 дисәтинә җир), 2 мәчет, 1 мәктәп исәпләнә. 1916 елда исә хужалыклар саны 477 җитә.

    Совет власте урнаштырылганнан соң 1918 елның декабрендә Азнакай вулысы башкарма комитеты оеша. 1920нче елдан 1930 елга кадәр вулыс Бөгелмә кантонына карый.

    1930 елның 30 августыннан Азнакай Тымытык районының үзәге булып тора. 1931 елның 20 октябреннән Азнакай районы барлыкка килә.

    1956 елның 14 июнендә Азнакай эшчеләр бистәсе категориясенә кертелә.

    1987 елның 20 мартыннан Азнакай шәhәр исемен йөртә.

    Искәрмә. Алда язылганнардан күренгәнчә, Азнакаебызның, шул исәптән районның башка авылларының да, барлыкка килү тарихы серле йомгакны хәтерләтә.. Аны «сүтү» ХХ гасырның 90 нчы елларында, татар халкының шәҗәрәләрендә hәм кабер ташлары язуларында сакланган мәдәниятенең чын тарихы турында ачык сөйләү мөмкинлеге тугач кына башланып китте. Безнең якташыбыз, сәясәт фәннәре докторы Н. Мириханов язганча, безнең төбәк «ХV-ХVI гасырларда хәзерге Рәсәй территорияләрендә Бөек Татар иле (Алтын Урда) таркалганнан соң оешкан 5 татар дәүләтенең (Казан, Әстерхан, Себер, Кырым ханлыклары) берсе - Нугай урдасы биләмәләре булып тора. Үзләренең эченә төрки-татарларны, шул исәптән ХI-ХII гасырлардан бирле Идел буенда hәм Көньяк Уралда пәйда булган кыпчакларны алып, ХIV гасырда күчмә татарлар берләшәләр. Башкаласы Сарайчык булган Нугай урдасы олы бер дәүләт була. Аның Идел буендагы көньяк чикләре киңәя, ХVI гасыр башына алар Кама аръягына, Өфе hәм Буй елгалары бассейнына тикле җитә. Ул заманнарда Нугай урдасы күршеләре белән бик тыгыз элемтәләрдә була. Казан ханлыгының татар халкы hәм нугайлар арасындагы этник аерма ул чорда бик сизелми дә. Аларда бары тик яшәү рәвеше генә үзгә була: ханлыкта утрак тормыш алып баралар, ә урдада - күчмэ. Халыкның «нугай» дигән атамасы гаскәр башлыгы Нугай морза аты белән бәйле. Элек Нугай армиясе сугышчыларын нугайлар дип йөртсәләр, соңрак бу сүз бөтен күчмә төрки-татарларның сәяси исеме булып кала».

    Әлеге дәүләтнең бик күп атлы гаскәрләре Казан ханлыгында да, Мәскәү Рәсәендә дә хезмәттә була. Соңгысы урдага карата мәкерле эш йөртә, морзаларны кыйммәтле бүләкләр белән кызыктырып, бер-берсенә өстереп, астан гына аның нигезен йомшарта, Чөнки күчмә татарлар көнчыгышка бара торган юлда дәhшәт булганнар. ХVI гасырда урданын хәле бик мөшкел була. Морзалар арасындагы ызгышлар аның көчен бетерә, берләшмә таркала башлый. ХVII гасырның 1нче яртысында Кама аръягының көнчыгышындагы күчмә дөньяда зур үзгәрешләр барлыкка килә. Элек, яз җиттеме, нугайлар үзләренең көтүләре белән Кама hәм Ык елгалары тирәләрендә күченеп йөри, калмыкларның 1634 елгы җиңү китергән hөҗүменнән сон, алар көньякка, Идел буена китәләр. Шул вакытларда урда җимерелсә дә, ХVII гасыр урталарына кадәр аннан калган җирләргә беркем дә кул суза алмый.

    Г. Хисамиева, Азнакай төбәкне өйрәнү музее директоры, культурология кандидаты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: