Азнакаево
  • Рус Тат
  • Балаларны ял һәм хезмәт лагерьлары көтә

    Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, быел җәйге каникул чорында 1000 укучыга исәпләнгән 27 мәктәп яны, 100 яшүсмергә исәпләнгән мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Көндезге мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлекләрен хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистик, сәнгати-эстетик, физкультура-спорт юнәлешләрендә алып барачак. Шулай ук июль-август айларында мәктәпләрдә ял мәйданчыклары оештыру планлаштырыла. Һәр...

    Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, быел җәйге каникул чорында 1000 укучыга исәпләнгән 27 мәктәп яны, 100 яшүсмергә исәпләнгән мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк.

    Көндезге мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлекләрен хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү, лингвистик, сәнгати-эстетик, физкультура-спорт юнәлешләрендә алып барачак.

    Шулай ук июль-август айларында мәктәпләрдә ял мәйданчыклары оештыру планлаштырыла. Һәр атнада Азнакай Балалар иҗат үзәгедә "Ял" ведомствоара штабы эше оештырылачак. Аеруча тәртип ягы начар булган балалар белән эшләүгә зур игътибар биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: