Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бал кортлары Азнакай халкына баллы тормыш күрсәтми

    "Янәшә йортта бал кортлары асрыйлар. Күршеләр тәмле бал белән сыйланганда, без ут йотып ишек алдына чыгарга, бакчага керергә куркып торабыз. Тормыш иптәшем аллергия белән интегә. Кеше яшәгән урында бал кортлары асрарга рөхсәт ителәме? Аларга карата нинди чаралар күрелә икән?" - дип хат юллаган безгә Рәшит исемле газета укучыбыз. Әлеге хатка...

    "Янәшә йортта бал кортлары асрыйлар. Күршеләр тәмле бал белән сыйланганда, без ут йотып ишек алдына чыгарга, бакчага керергә куркып торабыз.

    Тормыш иптәшем аллергия белән интегә. Кеше яшәгән урында бал кортлары асрарга рөхсәт ителәме? Аларга карата нинди чаралар күрелә икән?" - дип хат юллаган безгә Рәшит исемле газета укучыбыз.

    Әлеге хатка җавап итеп ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторы Ф.Низаеваның мәкаләсен урнаштырабыз.

    Бал корты чагу авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу очракта бал кортлары түгел, ә бәлки аны асраучылар гаепле. Күршеңне үзенең умарталарын кешеләр яши торган урыннан ераккарак күчерергә кирәклеген төшендерүе дә бик авыр. Аларның үз өсләренә җаваплылыкны аласылары килми һәм күп очракта зыян күргән кешеләрнең үзләрен гаепләргә омтылалар: имештер, кортлар тиккә генә чакмыйлар. Шулай итеп, умарталык янында яшәүчеләр һич арттырусыз үз тормышлары өчен даими куркалар.


    Бал кортлары асрауның үз закончалыклары һәм кагыйдәләре бар. Элек тә чиктәш участоктан 5 метр ераклыкта, күршеләргә куркынычсыз шартларда гына, аз күләмдә умарталар асрарга рөхсәт ителә иде.


    Әмма 2013 елның 1 гыйнварыннан закончалыклар үзгәрде. Хәзер умарталарны участок чигеннән урам якка 20 метр, ә күрше участоклардан 10 метр читтә генә урнаштырырга рөхсәт ителә. Әгәр дә кортларның очыш юлында 2 метрдан да ким булмаган биеклектә каршылык (дивар, койма, челтәр, куаклык) булса, бу ераклык кимрәк булырга мөмкин. Вариант буларак умарталарны җирдән 2 метр биеклектә урнаштырырга мөмкин. Балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениеләре һәм башка кешеләр күп була торган урыннарда корт ояларыннан ераклык 100 метрдан да ким булмаска тиеш.


    Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Бал кортлары тотуның ветеринар-санитар кагыйдәләрен раслау турында"гы 2012 ел карары нигезендә умартачыларның умарта тоту өчен ветеринар-санитар паспортлары булырга тиеш. Бу ветеринария хезмәтенә даими рәвештә күзәтүләр уздыру өчен дә кирәк. Стационар умарталыкның мәйданы бер умартага 30-35 кв метр исәбеннән билгеләнә. Торак пунктларында бары тик тынычлык яратучы (краинский, карпат) кортларын гына үрчетергә рөхсәт ителә.


    Умарта күче аерган вакытта кешеләр һәм хайваннар өчен зур куркыныч туа. Заманча технология күчнең очып китүенә юл куймый. Кешеләр яши торган җирдә бу зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә умартачылар күч аерганда бәла-каза килеп чыкмасын өчен алдан ук хәстәрен күрергә тиешләр. Читкә чыгып киткән күч хуҗасының милке булып санала. Күч сарган мәйдан хуҗасы исә бу хакта умарталык иясенә хәбәр итәргә тиеш. Шул ук вакытта күч хуҗасы зыян килгән очракта матди җаваплылык тота.


    Җәй көннәрендә бал кортлары чагу очраклары еш кабатлана. Бал кортлары һәм шөпшә чаккан очракта кешеләр медицина ярдәме сорап соң мөрәҗәгать итәләр. Корт чаккан урын бераз авырта һәм кызарып тора. Әмма аллергия булган кешеләр өчен бу бик тә куркыныч. Ул төрле авыруларга китерергә һәм үзвакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәсәң, үлемгә дә китерергә мөмкин.

    Анафилактик шок аеруча авыр кичерелә. Бу очракта тизрәк ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Аның билгеләре: кинәт хәл бетә, баш әйләнә, кан басымы төшү сәбәпле, кеше аңын югалта. Бал корты чагу белән зыян күрүчегә аллергиягә каршы препаратлар (супрастин,тавегил һ. б. ) бирергә, сак кына угын тартып алырга, чаккан урынны спирт белән эшкәртеп салкын әйбер куярга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: