Бакчасында кавын да, карбыз да үсә
Авыл хуҗалыгында сан алу барышында җирлегебезнең сан алучылары Чубар Абдул авылында туксан яшендә дә үз бакчасында җәннәт нигъмәтләре үстереп мәш килгән Сәбилә апа Искәндәровага тап булганнар.
Төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш арасында кавын белән карбызга хәтле бар.
–Менә шушы бакчам олы юанычым да, ел әйләнә витаминнар ашатучы да, – ди ул. – Әле көч-хәлем барында барысын да үстерәм. Үз көемә хәрәкәтләнеп, шушында ямь табам.
Язмыш аңа ачысын-төчесен шактый күрсәтсә дә, Сәбилә апа әнә шулай ныклы рухлы, тормыш яратучан булып калган, булганына шөкерана кылып гомер итә. Ходай сихәтлек биреп, әле тагын озак еллар яшәргә насыйп итсен үзенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев