Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак

    2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак. Әлеге чара 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм аңа Татарстан Республикасыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән күпсанлы һәвәскәр бакчачылар һәм виноградчылар җыела. Күргәзмә-ярминкәдә бакча культураларын һәм виноград үстерү, аны карау буенча консультация алырга,...

    2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак.

    Әлеге чара 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм аңа Татарстан Республикасыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән күпсанлы һәвәскәр бакчачылар һәм виноградчылар җыела. Күргәзмә-ярминкәдә бакча культураларын һәм виноград үстерү, аны карау буенча консультация алырга, шулай ук продукция һәм утыртма материал сатып алырга мөмкин булачак.

    Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Ферма-2, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты укыту-күрсәтмә үзәге.

    Күргәзмә 10:00 сәгатьтә эшли башлый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: