Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бабагыз Бөек Ватан сугышында катнашканмы? Фотосын алып килегез!

    Бу изге эшкә барыбыз да актив кушылыйк!

    РФ Саклану министрлыгы фәрманы белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын төзү максатында аларның фотосурәтләрен туплау бара. Шул уңайдан Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты районыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мәгълүматларын туплый. Фронтовикларның туры басып төшкән фотосурәтләрен һәм аларның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, хәрби дәрәҗәсе, бүләкләре турында мәгълүматларны хәрби комиссариатка (2 нче кабинет) китерүегез сорала. Сканердан үткәрелеп, алар кире кайтарылачак. Бу изге эшкә барыбыз да актив кушылыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: