Азнакайның җәйге лагерьларында ял итүче балалар компьютерда һөнәри тест узды
Мәшгульлек үзәге "2014-2020 елларга Татарстанда эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" республика программасы кысаларында күптөрле чаралар үткәрә. Бүген алар балалар ял иткән сәламәтләндерү лагерьларында алып барыла. Шушы көннәрдә чираттагы очрашу "Орленок"та узды. Үзәк белгечләре һөнәрләр турында гына сөйләп калмады, ә кызыклы бәйгеләр, уеннар да оештырды. Мобиль офиста компьютер тестын да бик...
Мәшгульлек үзәге "2014-2020 елларга Татарстанда эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" республика программасы кысаларында күптөрле чаралар үткәрә.
Бүген алар балалар ял иткән сәламәтләндерү лагерьларында алып барыла.
Шушы көннәрдә чираттагы очрашу "Орленок"та узды.
Үзәк белгечләре һөнәрләр турында гына сөйләп калмады, ә кызыклы бәйгеләр, уеннар да оештырды.
Мобиль офиста компьютер тестын да бик кызыксынып үттеләр. Очрашуда 80нән артык бала катнашып, үзенә кирәкле мәгълүмат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев