Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның яшь талантлары халыкара телевизион фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Җырлы-моңлы балачак" халыкара телевизион фестивалендә "Яңа гасыр" телеканалы чакыруы буенча Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Әдилә Кашапова һәм Динарис Бәширов катнашты. Әдилә бабасы Арнис Абдуллин сүзләренә үзешчән композитор Сафуан Хәбиров язган "Күңелле балачак", ә Динарис "Солдатлар" һәм "Сәяхәтче" җырларын башкарды. Жюри аларның чыгышын югары бәяләде....

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Җырлы-моңлы балачак" халыкара телевизион фестивалендә "Яңа гасыр" телеканалы чакыруы буенча Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Әдилә Кашапова һәм Динарис Бәширов катнашты. Әдилә бабасы Арнис Абдуллин сүзләренә үзешчән композитор Сафуан Хәбиров язган "Күңелле балачак", ә Динарис "Солдатлар" һәм "Сәяхәтче" җырларын башкарды. Жюри аларның чыгышын югары бәяләде. Фестивальдән музыкаль номерларны "Яшь ТНВ" каналыннан апрельдә карап булачак. Җиңүчеләр СМС тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: