Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Тымытык авылында халык җыены узды

    Менә өченче ел рәттән районда халык җыеннары үткәрелеп килә, бу инде матур бер йолага әверелде. Ишегалды, авыл бәйрәмнәре, хезмәт коллективларында очрашулар рәвешендә барган җыеннарны халык көтеп ала. Район җитәкчеләре белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, узара аңлашу, уртак максатларны барлау да һәм инде әлбәттә, бер-берең белән күрешү, аралашу, бергәләп ял итү...

    Менә өченче ел рәттән районда халык җыеннары үткәрелеп килә, бу инде матур бер йолага әверелде.

    Ишегалды, авыл бәйрәмнәре, хезмәт коллективларында очрашулар рәвешендә барган җыеннарны халык көтеп ала.

    Район җитәкчеләре белән проблемаларны уртага салып сөйләшү, узара аңлашу, уртак максатларны барлау да һәм инде әлбәттә, бер-берең белән күрешү, аралашу, бергәләп ял итү дә ул.

    Быелгы җәйдә генә дә шәһәр кварталларында шундый 60, авылларда 40лап очрашу үткән. Чираттагы җыен Тымытык авылында узган атнада оештырылды.

    Район җитәкчелеге белән сөйләшүдән соң халык юмор һәм эстрада йолдызлары чыгышын тамаша кылды.

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: