Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның территориаль иҗтимагый үзидарәләре 2 млн сумнан артык грант откан

    Территориаль иҗтимагый үзидарәләр шәһәребез үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында җиңеп, 2 млн сумнан артык грант отулары моңа тагын бер дәлил. Әлеге акча территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Җиңүчеләрне: беренче урын яулаган 2 нче ТИҮ рәисе Гөлфия Шәрәфетдинова, икенче урын яулаган 9 нчы ТИҮ рәисе...

    Территориаль иҗтимагый үзидарәләр шәһәребез үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.
    "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсында җиңеп, 2 млн сумнан артык грант отулары моңа тагын бер дәлил.
    Әлеге акча территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Җиңүчеләрне: беренче урын яулаган 2 нче ТИҮ рәисе Гөлфия Шәрәфетдинова, икенче урын яулаган 9 нчы ТИҮ рәисе Сәйлүн Гомәров һәм 11 нче ТИҮ рәисе Владимир Кротов, өченче урын яулаган 7 нче ТИҮ рәисе Людмила Касыймованы атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.
    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: