Азнакайның үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте белән бәйле
Әгәр дә Азнакайның социаль-икътисади үсеше нигездә нефтьчеләр хезмәте һәм аларның ярдәме белән бәйле дибез икән, бу һич тә дөреслектән тайпылыш булмас. "Татнефть" ААҖ кебек яшәешнең барлык сфераларын да диярлек үзенең игътибар үзәгендә тотучы, даими матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торучы башка бер компания ил күләмендә тагын бар микән?! Шуңа күрә...
Бәйрәм мәйдандагы театральләштерелгән күренешләрдән башланып китте. Компаниянең хезмәт алдынгылары - нефть чыгару идарәләре, сервис предприятиеләре, нефть химиясе, нефть эшкәртү сферасы вәкилләре - тантаналы төстә трибуна алдыннан узды.
"Татнефть" ААҖ хәзерге вакытта елына 26 млн тоннадан артык нефть, 840 млн куб метрдан күбрәк газ чыгара. Биредә бу максаттан алдынгы алымнар, программалар, инновация технологияләре актив файдаланыла.
Җитештерелгән продукцияләрне сату да зур үсештә. "ТАНЕКО" бүген компаниянең иң мөһим проекты булып тора, НПиНХЗ комплексы проект режимында эшли, шиннар җитештерү дә елдан-ел арта һ.б.
Президент Рөстәм Миңнеханов һәм башка чыгыш ясаучылар республиканың икътисади һәм социаль үсешенә нефтьчеләр керткән өлешне югары бәяләделәр. Авыр сугыш елларында республика нефтенә нигез салучылар аерым хөрмәткә лаек булды.
Бәйрәм ипподромдагы ат чабышлары һәм ил, Татарстан эстрада артистлары чыгышы белән дәвам итте.
Тантана бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.
«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәте
Фото http://almetyevsk.tatar.ru/ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев