Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Мачаклыбаш авылы үзенең 95 еллыгын билгеләп үтте

    Күркәм Сабантуйларын дәвам итеп, узган җомгада Мачаклыбаш авылы шау-гөр килде. Ерак араларны якын итеп бик күп кунаклар, җитәкчеләр җыелды. Бу көнне авыл үзенең 95 еллыгын да билгеләп үтте. Урман кочагына сыенып утырган кечкенә авылның гасырга якын тарихына күз салсаң, шактый күренекле кешеләр: атказанган нефтьчеләр, төзүчеләр, галимнәр, журналистлар, хезмәт батырлары калкып...

    Күркәм Сабантуйларын дәвам итеп, узган җомгада Мачаклыбаш авылы шау-гөр килде. Ерак араларны якын итеп бик күп кунаклар, җитәкчеләр җыелды. Бу көнне авыл үзенең 95 еллыгын да билгеләп үтте.

    Урман кочагына сыенып утырган кечкенә авылның гасырга якын тарихына күз салсаң, шактый күренекле кешеләр: атказанган нефтьчеләр, төзүчеләр, галимнәр, журналистлар, хезмәт батырлары калкып чыгуын искәрәсең.

    -Сәпәй авылыннан 1919 елда 16 гаилә күченеп, биредә нигез кора. Соңрак аларга күрше-тирә авыллардан кушылалар. Авылның исеме русчадан "мочалка" сүзеннән алынган, чөнки бу тирәдә елганы бүәп, урман хуҗалыгының "Спартак" артеле юкә агачыннан мунчала ясаган була, - ди шушы авылда туып-үскән, аны яңартуга өлеш керткән, ике дистә елдан артык Сәпәй авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Флера Исламова.

    Ул төзегән альбомнан күренгәнчә, 1928-29 елларда "Җитез" колхозы оеша. Кайберәүләр артельдә эшләп кала, күпләр күмәк хуҗалыкка керә. Ул чорда авылда 28 хуҗалык була. Колхозчылар терлекчелек, игенчелек, кырчылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Колхозның беренче рәисе итеп Сабир Миннегалиев сайлана. Төрле елларда хуҗалык белән Мирсәит Хәйруллин, Миннегали Рәшитов, Кәримә Усманова (Исламова) җитәкчелек итә. 1947 елда Мачаклыбашта башлангыч мәктәп ачыла. Бер елдан соң такта түбәле клуб салына. 1951 елда вак хуҗалыкларны эреләндерү башлана һәм "Җитез"не "Марат" колхозына кушалар.

    -1957-58 елларда авылга нефтьчеләр килеп, бораулау вышкалары куйдылар. Менә шунда беренче тапкыр электр уты янганын күрдек. Аларның эше беткәч, авыл тирәли факельлар янып, тирә-якны яктыртып торды. Электр уты авылга 1961 ел башында керде, тормыш яхшыра, җиңеләя башлады - дип искә ала аксакаллар.

    -Бүгенге көндә авылда 19 хуҗалык бар. Нефтьчеләр ярдәме белән "Мачаклы" һәм "Мирас" чишмәләре төзекләндерелде, 2011 елда йортларга газ керде, авыл эченнән асфальт юл үтә. Биредә төпләнергә теләүчеләр көннән-көн арта, - ди Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева.

    -Авылның яшәрүенә сөенеп туя алмыйбыз. Мондый матур җир беркайда да юк! Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт, - ди килен булып төшеп, авылны саклап яшәүче Әминә Хәйдәрова.

    Олуг юбилей уңаеннан авылның иң лаеклы, хөрмәтле кешеләренә бүләкләр тапшырылды, район сәнгать осталары дәртле җыр-биюләре белән күңелләрне җилкендерде, халык милли уеннарда көч сынашты.

    -Миңа Мачаклының һәр агачы, һәр йорты, һәр кешесе якын. Узган ел кечкенә генә бәйрәмнән башлаган идек, быел менә зурлап үткәрдек. Тырыш, уңган авылдашларым белән горурланам. Сабантуй мәйданын ясауда, авыл урамнарын чүптән чистартуда Ленар Хәйдәров, Фоат Дәүләтшин, Планет һәм Руслан Махияновлар зур көч куйды. Алга карап, зур өметләр белән яшибез!

    Әнә шулай фикерләп, әти-әнисе нигезен яңартып, Сәпәйдән бирегә күченгән Флера Исламова кебекләр булганда, авыл, һичшиксез, яшәр һәм яңарыр.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: