Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның имин булмаган гаиләләре һәм балалары белән эшләүдә яңарыш сорала

    Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссия утырышларында җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең отчетын тыңлау традициягә керде. Чираттагы утырышта район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов хисап тотты. Аның эше уңай бәяләнде, киңәшләр бирелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге ПДН инспекторы Илнур Шәфыйгуллин агымдагы...

    Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссия утырышларында җәмәгатьчелек тәрбиячеләренең отчетын тыңлау традициягә керде.

    Чираттагы утырышта район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Фәрхәт Шәйхулов хисап тотты. Аның эше уңай бәяләнде, киңәшләр бирелде.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге ПДН инспекторы Илнур Шәфыйгуллин агымдагы елның беренче кварталына балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм күзәтүсезлекнең торышын яктыртты. Шушы ук юнәлештә халыкны социаль яклау идарәсенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Хәлимова чыгыш ясады.

    1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, ведомствоара комиссиядә социаль яктан имин булмаган 81 гаилә исәптә тора. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев гаиләләрдә, аеруча хатын-кызлар арасында эчкечелекнең тамыр җәюенә, бу яман күренешнең авылларда да гадәти хәлгә әверелүенә борчылуын белдерде. Ул имин булмаган гаиләләр һәм балалар белән эшләүнең яңа алымнарын кертергә кирәклегенә басым ясады.

    Резеда Шәрипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: