Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның иң яшь сыер савучысы 6 нчы сыныйфта укый

    Районның иң яшь сыер савучысы Кәкре Елгада яши - ул 6 нчы сыныйфта укый. Укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган конференциядә Ләйлә Гыйбадуллина һәм аның кебек җәйге ял вакытларында фермада, кырда эшләгән малай-кызларны бүләкләгәндә гаҗәпләнеп тә, сокланып та утырдым фидакарьләргә. Резеда ШӘРИПОВА Биш балалы Зәйдуллиннар гаиләсендә Ләйлә - иң олысы. Әнисе...

    Районның иң яшь сыер савучысы Кәкре Елгада яши - ул 6 нчы сыныйфта укый. Укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган конференциядә Ләйлә Гыйбадуллина һәм аның кебек җәйге ял вакытларында фермада, кырда эшләгән малай-кызларны бүләкләгәндә гаҗәпләнеп тә, сокланып та утырдым фидакарьләргә.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Биш балалы Зәйдуллиннар гаиләсендә Ләйлә - иң олысы. Әнисе Лилия дә, әтисе Равил дә фермада сыер савалар.

    - Мин 9 яшемнән әти-әнигә ярдәм итеп йөрим, - ди Ләйлә.

    Ул хәтта конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган.

    - Укуда да алдынгы, бары яхшы билгеләргә укый, бик тырыш, ипле кыз, - ди аның турында мәктәп директоры Данияр Мөхитов.

    Урсай мәктәбеннән Динара Насыйбуллина шулай ук җәен бушка уздырмаган - әнисе белән фермада эшләгән.

    -Малларны яратам. Савудан тыш, сыерларның улакларын, асларын чистарттым, айга ун-унике мең сум акча эшләдем, - ди ул. - Быел мәктәпне тәмамлыйм. Мөгаен, авыл хуҗалыгы буенча китәрмен, чөнки Казан дәүләт агарар университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректорлары чыгышын тыңлап, яңа һөнәрләр ачтым, аларда уку шартлары кызыктырды. Авылга эшкә кайткан белгечләр өчен шактый ярдәм күрсәтелүен белдем.

    Әнә, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да: "Туган якка кайтыгыз, районның киләчәге - сезнең кулда. Без кирәкле белгечләрне түләп укытырга да әзер", - дип тора. Ә районның "иллегә-илле" программасы - моның ачык мисалы.

    Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов укучыларны, ата-аналарны яшь белгечләрне яклау программалары белән таныштырды. Быел, мәсәлән, торак шартларын яхшырту өчен бирелә торган субсидиянең күләме икеләтә арткан.

    -Авылда тормыш үзгәрде хәзер. Компьютерлар белән җиһазландырылган комбайннар, тракторларда эшләү өчен ныклы белем, югары квалификация, хәтта чит телләрне белү зарур, - ди ул.

    Хуҗалык җитәкчеләренә кадрлар мәсьәләсен үзләренә дә кайгыртырга кирәклегенә басым ясады.

    -Әгәр авыл хуҗалыгы предприятиесе студентны килешү нигезендә ай саен 5 мең сум түләп укыта икән, министрлык тагын 5 мең сум түләргә риза. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алучы студентның степендиясе 10 мең сумнан артып китәргә мөмкин, - дип Ришат Хәбипов күп кенә укучыларның күңеленә өмет чаткысы салгандыр.

    "Тукай" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков исә бүгеннән үк шушы юл белән бер агроном һәм бер зоотехникны укытырга әзер икәнен белдерде.

    -Хуҗалыкта әлегә барлык белгечләр дә җитәрлек, әмма берничә елдан лаеклы ялга китүчеләр бар, шуңа алдан хәстәрен күрәбез, - ди.

    Без интеккән дә җиткән дип, авыл кешесе мәктәпне тәмамлау белән баласын шәһәргә озату ягын кайгырта, зур акчалар чыгара-чыгара аны юрист, икътисадчы булырга укыта. Әмма кулына диплом алган белгеч җиде юл чатында кала: баксаң, аның кебек һөнәр ияләре меңләгән һәм хезмәт базарында аларга сорау юк дисәң дә була.

    -Без бәхетне читтән эзләргә күнеккән. Ә ул - аяк астында, туган җирдә, - ди "Марс" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Зарипов. - Кәкре Елгада тудым, 30 ел биредә эшлим, ике улым да авылда калды. Хатыным - Казан кызы. Башта: "Туңдырма да юк бит авылда!" - ди торган иде. Хәзер авылда юк нәрсә юк. Затлы әйберләр алмыйча яшәп була, әмма ашамыйча яшәп булмый. Ә туендыручыбыз - җир, авыл.

    Хак сүзләр. Дөньяда һәр алтынчы кеше ачлыктан интегә. Татарстанда авыл хуҗалыгында белгечләр белән тәэмин ителеш нибары 37 процент! Җирләребезне эшкәртүче, малларыбызны караучы булмаса, өстәлләребездә ни калыр?

    Очар кошлар да туган якларына әйләнеп кайта, оя корып, балалар чыгара. Безнең дә балаларыбыз алга таба кендек каннары тамган җирдә шытымлы үсентеләр бирер дип ышанасы килә.

    Әлеге мәсьәлә буенча комметарийларда фикер алышырга чакырабыз.

    Район хуҗалыкларына кирәк белгечләр һәм саны

    агроном - 6

    зоотехник - 9

    инженер - 4

    бухгалтер - 2

    икътисадчы - 5

    механизатор -4

    электрчы - 2

    тракторчы - 12

    терлекләрне тулулындыру технигы - 4

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: