Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Гаилә паркы территориясенә үлән чәчтеләр

    Әллә каян күзне иркәләгән, яшеллек, чәчәккә күмелгән урыннарга беребез дә битараф кына карап үтеп китә алмыйбыздыр. Шәһәребезне әнә шулай ямьле, төзек тоту һәркайсыбызның бурычы санасак иде дә бит. Азнакай районының Яшьләр идарәсе, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре менә шуны башкаларга да искәртеп, әледән-әле өмәләр үткәреп торалар. 12-19 июль көннәрендә алар Гаилә паркын...

    Әллә каян күзне иркәләгән, яшеллек, чәчәккә күмелгән урыннарга беребез дә битараф кына карап үтеп китә алмыйбыздыр.

    Шәһәребезне әнә шулай ямьле, төзек тоту һәркайсыбызның бурычы санасак иде дә бит.

    Азнакай районының Яшьләр идарәсе, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре менә шуны башкаларга да искәртеп, әледән-әле өмәләр үткәреп торалар.

    12-19 июль көннәрендә алар Гаилә паркын җыештырып, аның территориясенә үлән чәчтеләр. Яшьләребез куйган тырышлык бик тиздән хәтфә яшеллек булып калкыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: