Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның “Безнең йорт” ширкәте гомумйорт хаҗәтләре (ОДН) күләмен киметүгә ирешкән

    Шәһәрнең торак милекчеләре ширкәтләре бу көннәрдә үзләренә караган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр алдында еллык хисап тота. Халык белән очрашуларның чираттагысы "Безнең йорт" ширкәтендә узды. Милекчеләр алдында идарә рәисе Сәгыйр Гумиров хисап тотты. Аның чыгышыннан аңлашылганча, ел дәвамында уздырылган идарә утырышларында күп кенә кичектергесез мәсьәләләрне чишкәннәр, шул исәптән су, электр энергиясе белән...

    Шәһәрнең торак милекчеләре ширкәтләре бу көннәрдә үзләренә караган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр алдында еллык хисап тота. Халык белән очрашуларның чираттагысы "Безнең йорт" ширкәтендә узды.


    Милекчеләр алдында идарә рәисе Сәгыйр Гумиров хисап тотты. Аның чыгышыннан аңлашылганча, ел дәвамында уздырылган идарә утырышларында күп кенә кичектергесез мәсьәләләрне чишкәннәр, шул исәптән су, электр энергиясе белән бәйле гомумйорт хаҗәтләре (ОДН) күләмен киметү юлларын хәл иткәннәр.


    Бүгенге көндә ширкәткә биш катлы - 17, өч катлы - 13, ике катлы 27 торак бинасы карый. Аларның күбесе узган гасырның 60 - 70 нче елларында төзелгән. Узган ел шуларның 7сенә капиталь ремонт үткәрелгән.


    Ширкәт эшчәнлегенең нәтиҗәле бер формасы дип докладчы яшәүчеләр белән даими аралашу, гражданнардан кергән гариза, мөрәҗәгатьләр белән кичектергесез шөгыльләнүне саный. Аларның үтәлешен дә шәхси күзәтүенә алган икән.


    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен яшәүчеләрнең вакытында хисап ясамавы, җыелган әҗәтләрен түләмәве, башка ТСЖлардагы кебек үк, биредә дә иң җитди проблема - 2013 елда 328 мең сум акча алынмыйча калган. Узган елларда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен җыелмаган акча инде 5 млн 286 мең сумга җиткән.

    Баһаветдинов, 22, Болгар, 2, 10, Нефтьчеләр, 21, Пушкин, 9 йортларында яшәүче биш гаиләнең бурычы 100 әр мең сумнан артып киткән. Аларга карата материаллар төзелгән һәм суд каравына җибәрелгән.


    Гомумйорт су счетчигы күрсәткечләренең фатирлардан алынган саннар белән чагышмавы биредә дә баш бәласе икән. ОДН өчен түләүләр күләменең артуын да шуның белән аңлата Сәгыйр Гумиров.


    - Яшәүчеләр, чутлагычларына төрле туктату җайланмалары куеп, су урлыйлар. Хуҗасы үзе яшәмәгән, су счетчиклары булмаган кайбер 1 - 2 бүлмәле фатирларда 5-10 ар кеше тору очраклары билгеле. Алар тоткан суның күләме беркайда да исәпкә алынмый һәм аның бәясе, гомумйорт хаҗәтенә әйләнеп, намуслы гражданнар җилкәсенә төшә, - диде ул.


    Кемнәрнеңдер шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен уйлап чыгарылган ОДН дигән әлеге "ерткыч җанвар" милекчеләрнең тәкатен тәмам төкендергән булып чыкты. Чыгыш ясаучы һәр кеше шушы проблеманы күтәрде, моңа канәгатьсезлеген белдерде һәм ширкәт идарәсеннән аны гамәлгә ярашлы күләмдә итеп хисаплауны таләп итте.


    Әмма милекчеләрнең урынлы сорауларына эшлекле җавап бирү урынына, очрашуда катнашкан кайбер торак-коммуналь хуҗалыгы вәкилләре халыкка ничек итеп су югалтуларны бетерү, шуның белән ОДН күләмен киметү турында акыл саттылар. Аларның "өйрәтүенчә", моның өчен нибары күршеләреңә керәсе, анда ничә кеше яшәгәнен беләсе, пропискаларын тикшерәсе, су краннарын ачып, чутлагычларының эшләвен күзәтәсе, әгәр дә берәр-нинди хилафлык сизелсә, шунда ук ТСЖга хәбәр итәсе генә икән.

    Йә Аллам, үзләреннән җаваплылыкны төшереп, проблеманы чишүне зыян күрүченең үзенә йөкләү буенча ни генә эшләмиләр безнең кайбер белгечләр!

    Күңелдә, ирексездән, Ильф һәм Петровның моннан 80 еллар элек язылган "Унике урындык" сатирик повестендагы "Суга батучыны коткару - суга батучының үз эше", - дигән төрттермәле юллары яңара. Димәк, әсәр герое Остап Бендерның башлангычы еллар тузанына күмелеп калмаган, ул бүген дә яши, кулланма буларак файдаланыла икән әле...


    Наил Абдуллин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: