Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Актүбә бистәсе мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева коллектив белән оста дирежер кебек идарә итә

    Районыбызның мәдәният өлкәсендә сокланырлык кешеләребез шактый. Тынгысыз, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, авырлыклардан курыкмаучы Нина һәм Юрий Хвалеевлар әнә шундыйлардан. Баулы районында туса да, Нина Владимировнага Актүбәдә үсәргә, канат ныгытырга һәм хезмәт итәргә насыйп була. Мәктәп елларында ук ташып торган иҗат сәләте кызны Алабуга культура-агарту учищесына алып килә. Үзешчән театр...

    Районыбызның мәдәният өлкәсендә сокланырлык кешеләребез шактый. Тынгысыз, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, авырлыклардан курыкмаучы Нина һәм Юрий Хвалеевлар әнә шундыйлардан.

    Баулы районында туса да, Нина Владимировнага Актүбәдә үсәргә, канат ныгытырга һәм хезмәт итәргә насыйп була. Мәктәп елларында ук ташып торган иҗат сәләте кызны Алабуга культура-агарту учищесына алып килә. Үзешчән театр коллективы режиссеры дипломы алгач, Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йортына эшкә кайта. Читтән торып Самара дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. Тормыш тәҗрибәсе туплый-туплый, һөнәри осталыгын арттыра-арттыра Нина Владимировна хезмәт баскычыннан югарырак күтәрелә бара. 1993 елда аны мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр.

    Ул эшкә килгәндә бина хәзергесеннән күпкә кечерәк була. Занятиеләр өчен заллар җитмәвенннән яшь белгечнең йөрәге өзгәләнә, ә бит янкорманың фундаменты күтәрелгән, төзүче генә юк! Нефть һәм газ чыгару идарәсе тупсасын таптый торгач, төзелеш яңартыла һәм 1998 елның 29 декабрендә янкорма файдалануга тапшырыла.

    Дистә еллар эчендә Нина Хвалеева остаз һәм иҗади шәхескә әверелә. Алып баручы һәм сценарий авторы буларак. Аның катнашында 500дән артык чара гына оештырылган. Юкка гына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исем, "Казанның 1000 еллыгы" медале, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнмәгән. Ә профсоюздагы актив эшчәнлеге, коллективтагы социаль-икътисади бурычларны уңышлы хәл итүгә керткән өлеше өчен "Россия профсоюзларының 100 еллыгы" медале, күпсанлы Рәхмәт хатларына ия.

    Нина Хвалеева "Живое слово" коллективы белән дә җитәкчелек итә. Анда йөрүче балалар "Конферанс" номинациясе буенча "Йолдызлык-2006" бәйгесендә - икенче, "Ватан-2007" бәйгесендә - беренче, "Алло, без талантлар эзлибез" бәйгесендә (2008 ел) - икенче урын яулый, шулай ук "Сандугач сайрар илем" (2009), Сәнгатьле уку осталары конкурсларыннан (2011 ел) җиңү белән кайта.

    Актүбә бистәсе һәм Мәдәният йорты коллективы данын төрле югарылыктагы бәйгеләрдә шәхсән үзе дә аз якламады җитәкче. 2011 елның сентябрендә Мәскәүдә Федерация Советында мәдәният йорты каршындагы "Сәнгать дөньясы" иҗади төркеменең картиналар галереясын ачтыруга кадәр ирешә. Россиядәге 40 мең рәссам арасыннан бик азларга гына мондый бәхет татуын Федерация Советының мәдәният буенча комиссия рәисе Виктор Лопатников та билгеләп үтә.

    Нина Владимировна коллектив белән оста дирежер кебек идарә итә. Оркестрда һәр уен коралының үзенчәлекле яңгырашы булган кебек, һәрбер хезмәткәрнең холкын, сәләтен тоемлап эшли, тормышлары белән кызыксынып, кирәк чакта ярдәм кулы суза.

    - Альмира Сафина, Гөлнара Абдрахманова, Альмира Галимханова, Юлия Паняева, Лилия Фаздалова, Елена Баландина белән озак еллар кулга-кул тотынып эшлибез, алардан башка мәдәни чараларны күз алдына да китереп булмый, - ди җитәкче.

    Шулай ук иреннән дә уңган ул, Юрий Хвалеев - музыка белгече, иҗади эшләр буенча аның урынбасары. Гади, кешелекле, төгәл, көчле ихтиярлы, эш вакыты белән хисаплашмаучы хезмәткәр. Ул биредә 1978 елдан бирле - башта сәнгать, аннан тынлы оркестр һәм үзешчән сәнгать җитәкчесе булып эшли. Юрий Хвалеев җиткәләгән вокаль ансамбльләр нефть төбәгендә дә танылган. "Сударушка" ансамбленә узган ел "Халык үзешчән коллективы" исеме бирелде, бу коллектив дәрәҗәле шактый бәйгеләрдә җиңү яулады. Бүгенге көндә мәдәният йортында 21 иҗат төркеме эшли. Шулардан "Элегия", "Экспресс" (бию), "Неугомон", "Арабески" (вокаль), "Блеск" коллективлары Юрий Георгиевич ярдәмендә оештырылган. Ул шулай ук танылган җырчыларга фонограммалар яза һәм көйләргә оранжировкалар ясый.

    Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, икесенә дә музыкаль белем биргәннәр. Олы кызлары Юлия - музыкант, әти-әнисе янында эшли. Вералары исә Казанда яши, техник күзәтү бүлеге начальнигы. Кызлары Юлия тугач, Юрий хатынына атап "Юлия" дигән бик матур вальс-көй яза. Ял итәргә барган җирләрендә дә спектакльләргә, концертларга йөрергә тырыша алар. Өйләрендә дә музыка яңгырап тора.

    Нина Хвалееваның тормыш шигаре: "Максатка ирешер өчен аңа таба барырыга кирәк. Ә иҗатка юл һөнәри остлык аша үтә". Юрий Гагарин исемендәге мәдәният йорты коллективы ял вакытлары белән хисаплашмыйча, йөрәкләрен биреп эшлиләр, максатларына таба кыю атлыйлар.

    Әлфия Закирова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: