Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның “Агро ТНГС-И” җәмгыятендә эшләүчеләр 5 ай хезмәт хакы алмый интегә

    Вахитов авыл җирлеге халкы белән очрашуга район башлыгы Марсель Шәйдуллин юкка шәхсән үзе килмәде. "Агро ТНГС-И" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләүчеләр менә 4-5 ай инде хезмәт хакы ала алмый интегә, пай җирләре өчен печән, ашлык бирелмәгән. Җирлеккә караган Җиңү бистәсендә, Загорье, Заречье, Константиновка, Чәкән авылларында барлыгы 1375 кеше яши. Аларның 753...

    Вахитов авыл җирлеге халкы белән очрашуга район башлыгы Марсель Шәйдуллин юкка шәхсән үзе килмәде. "Агро ТНГС-И" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләүчеләр менә 4-5 ай инде хезмәт хакы ала алмый интегә, пай җирләре өчен печән, ашлык бирелмәгән.

    Җирлеккә караган Җиңү бистәсендә, Загорье, Заречье, Константиновка, Чәкән авылларында барлыгы 1375 кеше яши. Аларның 753 е - эшкә яраклы. Хезмәт хакы түбән һәм вакытында түләнмәү сәбәпле, күпчелеге читкә йөреп эшләргә мәҗбүр.


    - Авыл әкренләп бетүгә таба бара. Узган ел бары 4 бала туды, 21 кеше вафат булды, - ди борчылып авыл җирлеге башлыгы Ленар Мөкъсинов.


    Аның биләмә белән җитәкчелек итүенә елдан артык кына, әмма эшен күрсәтеп, авылдашларының ышанычын аклап өлгергән, җыелышта торып рәхмәт әйттеләр үзенә.


    Сүз дә юк, хуҗалык зур, мәшәкатьләре дә чиктән ашкан. Заманында миллионерлар исәбендә йөргән данлыклы совхоз кешеләре бүген дә авылны алдынгы итеп күрәселәре килә. Җирлектә 2 элемтә бүлеге, 2 китапханә, 2 райпо һәм 3 шәхси эшмәкәр кибете, янгын сагы хезмәте посты, мәдәният йорты, Чәкәндә иҗтимагый үзәк, амбулатория, ФАП бар.

    Узган ел район хакимияте ярдәме белән 2 млн сумга Вахитов амбулаториясендә ремонт эшләре башкарылган. Халык участокка аерым ашыгыч ярдәм машинасы сорады. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин яңа техника бирү мәсьәләсен хәл итәргә тырышачагын белдерде. Җиңү бистәсендә республика программасы нигезендә полиция участковые йорты төзелде.


    - Хөкүмәт тарафыннан шундый игътибар булгач, күңел үсә, ышанычны акларлык итеп эшлисе килә, - ди участковый Ленар Галиуллин.


    Депутатлары - "Азнакай ПМК" ҖЧҖ җитәкчесе Марсель Сәмигуллиннан бик уңганнар вахитлылар. Үзе дә биредә укыган һәм яшәгән кеше буларак, аңа авылның проблемалары чит түгел. Предприятие көче белән Стәрле елгасы аша күпер салынган, су башнясы һәм өлешчә су челтәрләре ремонтланган, өйләргә су кертелгән, юлларга вак таш түшәлгән, рөхсәтсез чүплекләр юк ителгән һәм башка шактый эшләр башкарылган. Әле менә көзгә мәктәп янында хоккей корты төзетергә исәпли. Белем йорты быел капиталь ремонт программасына кергән.


    Авыл җирлеге бюджетының үтәлешен физик затларның керемнәре һәм салымнар түләнеше тәэмин итә. Шәхси хуҗалыкларда 630 баш терлек асрыйлар. Халык узган ел 411 327 килограмм ит, 423036 килограмм сөт саткан. Арада аеруча тырышлар бар. Мәсәлән, Фирдәүс Гыйниятуллин - 36500, Виктор Следков - 26700, Венера Сәидова - 8817, Зәйтүнә Хәбибуллина 6300 килограмм сөт тапшырган. Дүрт гаиләгә районнан сыер саву аппаратлары бүләк ителгән. Кызганычка каршы, күпләп мал асрарга теләүчеләр бармак белән санаулы. Әнә күршедәге Югары Стәрле авыл җирлегендә мондый аппаратларны 28 гаилә алган.


    Район башлыгы Гайфетдиновлар һәм Алтынбаевлар гаиләсенә сертификатлар тапшырды - аларга бозау бүләк ителде. Узган ел башланган матур гамәлне районда быел да дәвам итәргә булганнар.
    - Әбием авыргач, аны карашырга Бөгелмәдән авылга кайттым. Мәктәпне биредә тәмамладым һәм 2007 елда Илмир белән өйләнештек, улыбыз беренче сыйныфка барачак, - ди Лера Алтынбаева. - Әни кире шәһәргә чакыра. Ә минем китәсем килми. Авылда рәхәт, тыныч, балаң өчен дә куркыныч түгел. Авыр чакта күршеләр ярдәмгә әзер тора, бик әйбәтләр.


    Башта Алтынбаевлар мал асраганнар, аннан бетергәннәр. Хәзер менә тагын сәбәп туды. Бәлкем киләчәктә терлек санын тагын да ишәйтерләр. Авылның киләчәге бит нәкъ менә шундый яшьләр кулында.


    Ә тоткарланган хезмәт хакына килгәндә, Марсель Шәйдуллин "Агро ТНГС-И" ҖЧҖ җитәкчелеге белән пайчыларны бергә җыеп, бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде. Агрохолдинг җитәкчелеге, чакырылуга карамастан, җыенга килергә базмаган, ахры. Ул халык алдында җавап тотуны моннан өч көн элек кенә билгеләнгән бүлекчә директоры Мәрхәбәт Рәхмәтовка йөкләгән. Мәрхәбәт халыкка мәрхәмәт кыла алырмы, анысын вакыт күрсәтер.


    Резеда СӘРВӘРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: