Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның 5 нче мәктәп базасында IT сыйныфы ачу планлаштырыла

    Озын җәйге ялдан соң мәктәпләрдә кыңгырау чыңы яңгырауга санаулы гына көннәр калды. Яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтә һәм узган елгы нәтиҗәләр хакында без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән әңгәмә кордык. - Эльвира Йолдызовна, мәктәпкә әзерлек балалар бакчасыныннан башлана. Бу өлкә нинди яңалыклары белән куандыра? - Узган уку елында...

    Озын җәйге ялдан соң мәктәпләрдә кыңгырау чыңы яңгырауга санаулы гына көннәр калды. Яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтә һәм узган елгы нәтиҗәләр хакында без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән әңгәмә кордык.

    - Эльвира Йолдызовна, мәктәпкә әзерлек балалар бакчасыныннан башлана. Бу өлкә нинди яңалыклары белән куандыра?

    - Узган уку елында балалар бакчасына чиратны киметү буенча зур эшләр башкарылды: 3 нче балалар бакчасында 4 өстәмә төркем ачылды, 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге 96 бала урынлы булды. Балалар бакчалары белән тәэмин ителеш 90 процентка җитте. Барлык бакчаларда балалар "Электрон чират" системасы буенча кабул ителә. 58 бакчаның 34 ендә татарча белем бирелә, 24 рус-татар учреждениесендә 25 татар төркеме ачылды. 51 тәрбияче "Ана теле" программасы буенча белем ала. Шул ук вакытта югары белемле тәрбиячеләр әлегә 49 процент кына тәшкил итә. Яңа федераль стандартлар инновацион программаларны тормышка ашыруны тәлап итә, шуңа күрә тәрбиячеләрнең квалификациясен һәм осталыгын күтәрү, җиһазларны яңарту, территорияләрне төзекләндерү көнүзәк мәсьәлә булып кала.

    - Мәктәпләрнең инновацион эшчәнлегенә тукталсак иде.

    - Безнең мәгариф идарәсе бу юнәлештә Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Идел буе федераль университеты, Educare компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Сингапур программасы буенча ел дәвамында 267 педагог әзерлек үтте. Район мәктәпләре базасында федераль дәүләт стандартларын кертү буенча экспременталь мәйданчыклар, Өстенлекле мәктәп, Компетенция үзәге, Дәрестән соң мәктәп, укучылар үзидарәсе эшли.

    - Балаларның куркынычсызылыгын тәэмин итү максатларында нинди чаралар күрелә?

    - Авыл мәгариф учреждениеләре өчен номерны ачыклый торган телефоннар сатып алынды. Районның барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләре күзәтү системасы һәм 112 пульты белән тәэмин ителгән. Бу эшләргә 2014 елда гына да 3920 мең сум акча бирелде. Шулай ук янгынга каршы 210 мең сумлык эшләр башкарылды.

    - Уку китаплары җитәрлекме?

    - 2013 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч артып, 98 процентка җитсә дә, мәсьәлә актуаль булып кала. Нигездә федераль исемлектәге китаплар җитми. Мәктәпләр бигрәк тә белешмә һәм әдәби китапларга мохтаҗ. Хәлне яхшырту максатларында китап алышу фонды булдырылды, китап бүләк итү көннәре оештырыла. Бу чаралар алга таба да дәвам итәчәк. Быел 6 нчы мәктәп базасында электрон китаплар проектын сынап караячакбыз.

    - Укучыларның белем дәрәҗәсенә дә тукталып үтсәгез иде.

    - Яхшы укучыларның саны артуы куандыра. 16 укучыбыз республика олимпиадаларында, 3 укучыбыз татар һәм рус телләре буенча халыкара олимпиадаларда җиңү яулады. Олимпиада хәрәкәтендә шәһәребезнең 2, 4, 5, 6, 7 нче, Актүбәнең 1 нче, Сарлы, Кәкре Елга, Тымытык мәктәпләре лидерлар булып тора. Әлбәттә, белем бирүнең сыйфатын имтиханнар билгели. 9 нчы сыйныфларның барысы да дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнарында 357 укучы катнашты. 65 укучы 80 баллдан артыкны җыйды. Аеруча Җиңү бистәсе, шәһәребезнең 3, 5, 6 нчы мәктәпләрендә нәтиҗәләр бик яхшы. Ә Җиңү бистәсе һәм 5 нче мәктәпләр БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы йөз мәктәбе арасына керде. Кызганычка каршы 6 укучы математикадан тиешле балл җыя алмады һәм аттестатсыз калды. Шулай ук тарих, җәмгыять белеме, физика һәм химия кебек фәннәрне укытуга да җитди игътибар бирү сорала.

    - "Дәрестән соң мәктәп" республика проекты ничегрәк тормышка ашырыла?

    - Тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча районыбыз республикада беренче урынны яулады. Әлеге юнәлеш буенча районда 4 нче лицей иң алда тора. Өч өстәмә белем бирү учреждениесенә 3334 бала төрле түгәрәкләргә йөри. Робототехника буенча Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүчеләр республикада призлы урын яуладылар.

    Педагог-тренер Җәмил Шакировның алты укучысы гер спорт буенча республика беренчелегендә җиңде. "Нефтемаш" заводы белән берлектә 8 нче мәктәп, Урсай һәм Сарлы мәктәпләрендә "Дәрестән соң мәктәп" республика проекты уңышлы гына тормышка ашырыла. Азнакай 2 нче мәктәбе укучылары "20 иң яхшы идея", "Үзең яса", "Мин оста" конкурс проектларында җиңүче һәм лауреат булдылар. Урман хуҗалыгы белән берлектә өч мәктәптә мәктәп урманчылыклары булдырылды. Җәй буена Анатолий Байков җитәкчелегендә экологик экспедеция эшләде.

    Узган ел беренче тапкыр "Яшь техниклар" күргәзмәсе оештырылды һәм анда катнашкан 19 укучы бүләк йөзеннән июнь аенда Мәскәүдә экскурсиядә булып кайтты. Мәктәп стадионнары, спорт мәйданчыклары, төрле секцияләр һәм түгәрәкләрдә, хоккей кортлары һәм бассейнда балалар спорт белән шөгыльләнә ала. "Татнефть" компаниясе быел гына да 8 млн сумлык спорт инвентаре бүләк итте.

    - Укучыларның туклануы ничек оештырылган?

    - Кайнар аш белән укучыларның 99 проценты тәэмин ителгән. Туклану бәясен киметү өчен республика бюджетыннан уку елында 5 млн сум акча бирелде. Азыкны төрләндерү һәм үзкыйммәтен киметүдә мәктәп яны участоклары зур таяныч булып тора. Быел алардан 700 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе алырбыз дип көтәбез. Бу яктан Чубар Абдул, Сарлы, Уразай, Сукаеш, Чемодурово мәктәпләрендә яхшы эшлиләр.

    - Укучыларның җәге ялы ничек үтте?

    - 27 мәктәп яны лагеры, 12 хезмәт лагеры эшләде, "Кояшкай" лагерында 1250 бала ял итте (бу - узган елга караганда 100 балага күбрәк). 750 укучы предприятиеләргә эшкә урнаштырылды.

    - Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә бик күп грантлар булдырылды. Азнакайлылар анда катнашамы?

    - "Авиация иле" конкурсында Балалар иҗат үзәге 1 млн 200 мең сумлык, ә наркотикларга каршы конкурс проектында 23 мең сумлык грант отты. 3Д принтеры конкурсы буенча 4 нче лицей, Актүбә 3 нче мәктәбе, Җиңү бистәсе һәм Тымытык мкәтәпләре 200 мең сумлык грантка ия булдылар. 2 нче мәктәп техник иҗат үсешенең база мәйданчыгын булдыруга 1449 мең сумлык республика грантын алды.

    Өч педагог "Мөстәкыйль балалар" проекты конкурсында 20шәр мең сумлык грант, шәһәребезнең 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчасы "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында 1 миллион сумлык грант алды. Шулай ук республика мәктәпләр олимпиадасында спорт җиһазлары алу өчен 1 млн 138 мең сумлык грант оттык. Әлеге җиһазлар сентябрьдә үк урнаштырылачак. Шулай итеп, узган уку елында республика бюджетыннан өстәмә 5 млн 70 мең сум акча керде. "Безнең иң яхшы укытучы" грантына узган уку елында 51 педагог лаек булды, быел 134 укытучы әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде.

    - Мәгариф системасында тагын нинди яңалыклар көтә?

    - Чиратны киметү максатларында 2015 елда Яңа Юл бистәсендә ике төркемлек балалар бакчасы төзеләчәк. "Мәктәп картасы" һәм "Дәрестән соң мәктәп" республика проектлары гамәлгә ашырылачак. 5 нче мәктәп базасында IT сыйныфы ачу планлаштырыла. 1 сентябрьдән этаплап Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексы кертелә башлый.

    Авыл хуҗалыгы белән берлектә мәктәп мини-фермаларын булдыру, мәктәп ураманчылыкларының эшен актвилаштыру, мәктәпләрдә "бадминтон" спорт юнәлешен кертү - алдагы бурычлар булып тора. Һәм инде иң төп бурыч - белемнең сыйфатын яхшырту. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр бар, педагоглардан бары тырышлык һәм теләк кенә сорала.

    Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: