Реклама
Азнакайның 4 нче лицеенда башлангыч сыныйф, математика, физика һәм информатика укытучыларының зональ фәнни-гамәли конференциясе үтте. -Без башлангыч һәм төп мәктәп арасында күчүчәнлекне тәэмин итү, бу юнәлештә проблемаларны ачыклау, иң яхшы укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу өчен җыйналдык, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова. Укытучылар секцияләргә бүленеп, ачык дәресләр, мастер-класслар...
Азнакайның 4 нче лицеенда башлангыч сыныйф, математика, физика һәм информатика укытучыларының зональ фәнни-гамәли конференциясе үтте.
-Без башлангыч һәм төп мәктәп арасында күчүчәнлекне тәэмин итү, бу юнәлештә проблемаларны ачыклау, иң яхшы укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу өчен җыйналдык, - диде мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.
Укытучылар секцияләргә бүленеп, ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрде, докладлар белән чыгыш ясады.
-Яңа мәгариф стандартлары тормышка яраклашкан укучылар тәрбияләүне максат итеп куя. Конференция бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Азнакай укытучыларының иҗади потенциалы сокландырды, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Әлмәт 7 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Сөләймәнова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз