Азнакайның Монолит микрорайонында агач утырту акциясе узды
Әйләнә-тирәбездә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый.
Бүген Монолит микрорайонында яшәүчеләр, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре, 1 нче мәктәп укучылары, политехника техникумы студентлары һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, укытучылар биредә нарат һәм каен агачлары утырттылар.
– Әлегә табигать шартлары уңай тора, урман хуҗалыгыннан алынган үсентеләр яхшы сыйфатлы, шуңа күрә дә утырткан агачларның күбесе үсеп китәчәк дип ышанабыз, – ди 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.
Узган ел Нурия Касыйм башлангычы белән Ютазы тракты урамына да агач үсентеләре утыртылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев