Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның коткаручылары республика бәйгесендә өченче булды

    Чирмешәндә автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрү буенча ярышлар үтте.

    13 район катнашында барган әлеге республика бәйгесендә безнең район данын 87 нче янгын сүндерү-коткару бүлегеннән эчке хезмәт өлкән прапорщигы И.Лотфуллин, эчке хезмәт өлкән прапорщигы Ф.Хөсәенов, эчке хезмәт прапорщигы И.Гатиятуллин һәм И.Габдуллин якладылар.

    Нәтиҗәләр буенча Азнакай командасы өченче урынга ия булды.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: