Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

 Азнакайның иҗтимагый советы лагерьларда булды

Җәйге каникуллар чорында җирлегебездә балаларыбыз өчен дистәләгән ял итү, сәламәтләндерү, хезмәт һәм спорт лагерьлары эшли.

Районның иҗтимагый советы, һәр елдагыча, быел да аларның эшчәнлеген игътибар үзәгендә тота. Шушы көннәрдә совет әгъзалары Актүбә бистәсенең мәктәп яны лагерьларында, “Көмеш су” сәламәтләндерү үзәгендә булдылар.

Иҗтимагый контроль мәктәп яны лагерьларының балалар ялын оештыруда барлык таләпләргә туры килүен, нормаларның саклануын тикшерүгә юнәлгән иде. Мондый рейдлар бик кирәк, чөнки балаларыбызның имин һәм яхшы ял итүе иң үзәк мәсьәлә.

Очрашу барышында бистә башлыгы Александр Севостьянов иҗтимагый совет әгъзаларын “Татнефть” тарафыннан тормышка ашырылган “Яшел калкан” проекты буенча эшләр барышы белән таныштырды. Бистә халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуда яңарыш алган объектларын да карадылар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев