Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның “Ак калфагы”  кызларны сөендерде

    Кыш бабай белән Кар кызы алдында шигырь, җыр-биюләрен башкарып, тәмле күчтәнәчләр дә алдылар.

     Чәршәмбе көнне районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары инвалидлар җәмгыятендә булды. Биредә алар “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә  Яңа ел бүләге өләште. Бәйрәмнең төп кунаклары – Римма апаларыннан чигәргә, картиналар тудырырга, бисер, җепләр, хәтта чикләвек төшләреннән дә күз явыңны алырлык әйберләр эшләргә өйрәнгән кызлар Кыш бабай белән Кар кызы алдында шигырь, җыр-биюләрен башкарып, тәмле күчтәнәчләр дә алдылар. Түгәрәккә йөрүчеләргә оештырылган бу матур бәйрәмгә районның мәшгульлек үзәге һәм ЗАГС бүлеге җитәкчеләре, хезмәткәрләре дә килеп, көтелмәгән сюрприз ясады. Кызларның куанычына чикләр булмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: