Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 5 авыл җирлеге грант отты

Татшуган, Вахитов, Чалпы, Сарлы, Урманай авыл җирлекләренә 1,5 миллион сум күләмендә грант биреләчәк.

Бу көннәрдә ТР Муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында районыбызның биш авыл җирлеге - Татшуган, Вахитов, Чалпы, Сарлы һәм Урманай да бар.

Быел конкурста республиканың кырык өч районыннан 173  авыл җирлеге җиңүчеләр дип табылган. Җиңүчеләрне билгеләгәндә  җирлектәге халык саны, бер кешегә туры килгән салым һәм салым булмаган башка кертемнәр күләме, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең саны, хуҗалыкларда асрала торган терлекләрнең баш саннары  һ.б. исәпкә алына.

Грант нигезендә бүленгән акчалар  җирлектә яшәүчеләрнең тормышы өчен мөһим объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авылларны төзекләндерүгә, инфраструктураны үстерүгә... тотылырга тиеш.

Җиңү бәхетенә ирешкән Урманай һәм Татшуган авыл җирлекләре грант акчасына трактор алачак.

– Грантлар – авыл җирлекләре өчен киләчәккә зур этәргеч. Мондый бүләкне без күптән көттек. Техникабыз юк иде, тиздән безнең авыл җирлегенең дә үз тракторы булачак. Аның ярдәмендә кыш көне юлларны чистартып торырга, өмәләрдә чүп-чар төяргә, йөк күчерергә мөмкин булачак, – ди Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев