Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның 15 гаиләсе фатирга сертификатлар алды

    ​​​​​​​Азнакай республикада төрле категория гражданнарга торак шартларын яхшыртуда сертификатларны иң күп күләмдә алучы районнарның берсе булып тора.

    Моңа район җитәкчелегенең, башкарма комитетның торак хисабы һәм бүленеше бүлеге белгечләренең нәтиҗәле эш йөртүе, зур тырышлыгы белән ирешелә. Бүген янә 15 гаиләгә фатирлы булу бәхете елмайды. Алар арасында сугыш ветеранының тол хатыны, чечен сугышы ветераны, физик мөмкинлекләре чиклеләр, авыл җирендә яшәүче гаиләләр, ташламалы социаль ипотекага фатир алучылар да бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: