Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 12 нче ТОСында Россия көнен бәйрәм иттеләр

Шәһәрнең 12 нче ТОС территориясендә урнашкан гимназиянең җәйге мәктәп яны лагеры бәйрәм рухыннан шау-гөр килеп торды.

Биредә Россия көненә багышлап лагерьда ял итүчеләр белән территориядә яшәүче балаларның онытылмаслык очрашуы үтте. Аны ТОС җитәкчесе Гөлфия Абдуллина оештырды.

Гимназия директоры урынбасары Диләрә Фәсиева балаларны Россия көне белән котлап, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде, чын патроитлар булырга чакырды.

Мавыктыргыч уеннар, илебезгә багышланган җырлар, шигырьләр белән барган очрашуда Россия мәктәпләре укучылары хәрәкәтенең гимнына флешмоб та үткәрелде.

Кызыклы гына түгел, файдалы да булды бу очрашу. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең бүлек начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина үсмерләргә юлларда велосипед белән йөргәндә сакланырга тиешле кагыйдәләрне аңлатты, велосипедчының  “фигуралы хәрәкәт” эпикировкасы турында сөйләде.  

 Сабантуй алдыннан узган очрашуда балаларга милли бәйрәмебез турында да сөйләделәр, бәйрәм күчтәнәче – тәм –томнар өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев