Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Азнакайнефть” нефть табу эшчәнлеге белән бергә экологиягә дә зур игътибар бирә

    "Татнефть" ААҖ социаль юнәлешле компания буларак, экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсендә аерым эш алып бара. Россия Президенты тарафыннан узган ел "Экология һәм мохитне саклау елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан компаниянең Россиякүләм оештырылган "Россиянең иң яхшы 100 оешмасы", "Экология һәм экология менеджменты" еллык конкурсында лауреат дипломына, ә җитәкчесенең "Ел...

    "Татнефть" ААҖ социаль юнәлешле компания буларак, экология һәм табигый байлыкларны саклау өлкәсендә аерым эш алып бара. Россия Президенты тарафыннан узган ел "Экология һәм мохитне саклау елы" дип игълан ителде. Шул уңайдан компаниянең Россиякүләм оештырылган "Россиянең иң яхшы 100 оешмасы", "Экология һәм экология менеджменты" еллык конкурсында лауреат дипломына, ә җитәкчесенең "Ел экологы" исеменә ия булуы күп нәрсә турында сөйли.

    "Татнефть" ААҖнең структур тармагы булган "Азнакайнефть" идарәсендә дә нефть табу эшчәнлеге белән бергә экологиягә зур игътибар бирелә. Нефтьчеләр тарафыннан һава һәм су бассейннарын сафландыру, шулай ук табигый ресурслардан рациональ файдалану, эш барышында барлыкка килгән калдыкларны юкка чыгару буенча әйләнә-тирә мохитне комплекслы саклау программасы булдырылды. Бу чаралар кәгазьдә генә язылып калмыйча, тулысы белән үтәлде дә. Ел саен бу өлкәдә 700 млн сумлык эш башкарыла.

    Экологиягә зыян салуга каршы яңа технологияләр кулланыла. Алар арасында коррозиядән саклаучы күп төрле алымнарның торба үткәргечләрнең зарарсызлыгын тәэмин итүен әйтеп үтәргә кирәк. Ай саен 186 тармакта өлге торбалар куелып, берникадәр вакыттан соң аларны алып, торба үткәргечләрнең коррозиягә каршы торышына мониторинг үткәрелә.

    Әйтеп үтәргә кирәк, "Азнакайнефть" идарәсе нефть җыю, аны хәзерләү һәм кудыру, катлам басымын саклау буенча эш алып барган мәйданда торба үткәргечләрнең озынлыгы 5 мең км. Шуларның 2,5 мең километрында торба үткәргечнең эксплуатация срогы 15 елдан артып киткән. 1998-2006 елларда төзелгән нефть үткәргечләрнең туктап калу очраклары күп.

    Соңгы биш елда резервуар паркында, торба үткәргечләрне электр химиясе ярдәмендә саклау буенча зур эш башкарылды. Элек төзелгән 879 км торба үткәргечкә грунт коррозиясеннән протектор саклау җиһазлары куелды. Грунт коррозиясеннән - 57, эчке коррозиядән 40 корыч вертикаль резервуарны саклау эшләре башкарылды.


    Җиңел фракцияле күкертле водородны тотып калу җайланмалары зыянлы матдәләрне атмосферага чыгаруны 90 процентка киметә, скважиналарны тармаклап бораулау да җир мәйданнарын зарарланудан саклауда зур әһәмияткә ия. Ел әйләнәсенә "Татнефтегазпереработка" лабораториясе белән берлектә районның 29 торак пунктыннан һаваны тикшерү буенча даими контроль анализ алына. Андый лаборатория "Азнакайнефть" идарәсе территориясенә дә куелган. Анализлардан күренгәнчә, торак пунктларда һаваның тиешле нормадан артык пычрануы күренмәде. Узган ел районда нефть газларын җыеп юкка чыгару проблемасы хәл ителде.


    Нефтьчеләр тарафыннан тору урыннарында халыкны су белән тәэмин итү максатыннан шактый эш башкарыла. Яңа су үткәргечләр төзү, аның башка запасларын табу, булган чишмәләрне төзекләндерү эшләре башкарыла. Узган ел катлам суларын һәм җир асты чыганакларын пычранудан саклау чараларына гына да бик күп млн сумнарда акча сарыф ителде. "Азнакайнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы лабораториясе тарафыннан 399 су пункты даими күзәтелеп торыла.

    Шул уңайдан аларга 26 елга һәм елгачыклар һәм 83 чишмә һәм артезиан коесы да керә. Җир астындагы һәм өстендәге суларны тикшерү анализларыннан чыгып, су бассейннарында гидрохимик хәл тотрыклы дип әйтергә була, Ык, Стәрле, Сукаеш, Түбән Ямаш һәм Сарсаз елгаларында хлоридлар микъдары 200 мг/л дан артмый. Елгаларда кондызларның күпләп үрчүе шуңа ишарә. Агымдагы елда "Азнакайнефть" идарәсенә караган барлык чишмәләрнең дә эстетик хәле кабат каралды.

    Төзәтәсе урыннары төзәтелде, буялды. Быел да "Азнакайнефть" идарәсе "Татнефть" ААҖ оештырган "Чишмәләр" конкурсында призлы урынга лаек булды. Ел әйләнәсендә туфракны һәм сулыкларны юынтык һәм нефть калдыкларыннан саклау өчен нефть тоткыч һәм боно каршылыклары тикшерелеп, ремонт ясалып тора.


    «Азнакайнефть» идарәсе нефтьчеләре республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә Азнакай районыннан тыш янә җиде район җир биләмәсендә эшчәнлек алып баралар. Димәк, иген басуларында һәм урманнарда эш башкарырга туры килә. Нефтьчеләр соңыннан туфракны үз хәленә кайтару эшенә игътибарны киметмиләр. Быел, мәсәлән, Бөгелмә районына кергән Кодаш авылы җир биләмәләрендә 3,5 гектарда саклау полосасы булдырылды. Анда 11 меңнән артык 3 яшьлек нарат үсентеләре утыртылды.

    Шул ук вакытта шәһәрнең көнчыгыш микрорайонында яңа төзелгән юл буенда 7-8 яшьлек 500 агач урын алды. Торба үткәргечләрдә ремонт ясалганнан соң, подрядчы оешмалар да җир өслеген савыктыру эшеннән читтә калмый. Агымдагы елда нефтьчеләр төрле ремонт эшләре башкаргач, "Сәнәгать экологиясе" җәмгыятенең Карабаш җайланмасына 1385 тонна нефть калдыгы озатылды. Аңа өстәп 10,3 тонна кулланылган чүпрәк, 3,5 тонна лак-буяудан бушаган савытлар, 4 тонна резина техник эшләнмәләр һәм башка калдыклар тапшырылды.


    Башкарылган эшләр турында бик озак сөйләп булыр иде. Йомгаклап шуны гына әйтеп була. Нефтьчеләр нефть табып, ил икътисадына зур өлеш кертәбез дип кенә яшәмиләр. Торак-пунктлар, социаль объектларны төзекләндерүдә, юллар салуда һәм дә әйләнә-тирә мохитне савыктыру өлкәсендә дә зур эшләр башкаралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: