Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Азнакайнефть” идарәсе ветераннар советының яңа рәисе билгеләнде

    "Азнакайнефть" идарәсе ветераннар советы үз сафларында 1300дән артык пенсионерны берләштерә һәм районда иң зурлардан санала. Бүгенге көндә ветераннар советының эшләгән эшләрен дә, аның җитәкчесе Флүс Зәкиевнең үзен дә яхшы беләләр. Яшь нефтьчеләргә ветераннарның үрнәк гамәлләрен озаклап сөйләп торасы түгел. Узган атнада "Каенкай" ял базасында ветераннар советының отчет-сайлау җыелышы булып узды....

    "Азнакайнефть" идарәсе ветераннар советы үз сафларында 1300дән артык пенсионерны берләштерә һәм районда иң зурлардан санала. Бүгенге көндә ветераннар советының эшләгән эшләрен дә, аның җитәкчесе Флүс Зәкиевнең үзен дә яхшы беләләр. Яшь нефтьчеләргә ветераннарның үрнәк гамәлләрен озаклап сөйләп торасы түгел.


    Узган атнада "Каенкай" ял базасында ветераннар советының отчет-сайлау җыелышы булып узды. Җыелышны идарәнең профком рәисе Рәфис Хәсәнов алып барды һәм аның эшендә "Азнакайнефть" идарәсе башлыгы Рәзиф Галимов, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов катнашты. Озак еллар шушы мәртәбәле йөкне тарткан Флүс Зәкиев "Азнакайнефть" идарәсе ветераннар советы тарафыннан башкарылган эшләргә отчет ясады һәм алда торган планнары белән таныштырды.


    - Без үз эшчәнлегебезне идарә профкомы тарафыннан расланган чаралар планы нигезендә башкардык. Совет алдына нинди бурычлар куелган булса, аларның барсы да ахырынача үтәлде, - дип башлады чыгышын Флүс Мияссәр улы. - Район ветераннар советы оештырган барлык чараларда да актив катнашып киләбез. Югары оешманың безнең совет алдына куйган бурычларын уңышлы үтибез. Цехлардагы һәм аппарат пенсионерлары арасында төрле спорт чаралары буенча ярышлар оештырабыз, мәдәни тормыштан да читтә калмыйбыз, күмәкләшеп төрле концертларга йөрибез.


    Быел алда ике зур эш калды, ул да булса, ветераннар соравы буенча, аларның бакчаларына тирес кайтарасы һәм 14 сентябрьдә булачак сайлауларда катнашу. Безнең ветераннар сәяси чараларда моңа кадәр дә актив катнашып килделәр. Алдагысында да без сынатырга тиеш түгел, республика, шул исәптән районда барган үзгәреш-үсешләрне барыбыз да күреп-сизеп торабыз.


    Безнең алда яңа ветераннар советы рәисе сайлау бурычы тора. Мин, өлкән ветераннар исеменнән, "Азнакайнефть" идарәсе ветераннар советына рәислек итүне Мисбах Мәсәлимовка тапшырырга дигән тәкъдим белән чыгам.

    Ул озак еллар безнең арада эшләде. Район комсомол комитетының беренче секретаре булып эшләп, кеше белән эшләүдә тәҗрибә туплады. Идарәнең иң авыр һәм җаваплы СОЦ цехы начальнигы булды. Безнең алда бик зур эш, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүне оештыру тора. Аның өчен чаралар планы төзелгән. Мин бу эшне дә советның яхшы башкарып чыгасына ышанам.


    Залда утырган кайберәүләр өчен бу гариза көтелмәгәнрәк тоелгандыр.


    - Иң мөһиме, сез коллективта каласыз, - диде ветераннарга идарәнең профком рәисе Рәфис Хәсәнов. - Идарә җитәкчелеге сезнең белән даими очрашып тора һәм һәрчак ярдәм итәргә әзер. Безнең ветераннарыбызның җыелыр урыны бар. Анда сез бер-берегез белән очрашып сөйләшә, шахмат-шашка, бильярд уйный аласыз.

    Коллектив килешүендә дә ветераннар өчен аерым пунктлар каралган. Тормышыбызда позитив үзгәрешләр өчен без компания, идарә җитәкчелегенә зур рәхмәтле. Без сезнең белән экскурсияләрдә кайда гына булмадык: Болгар, Биләр, Свияжск, Казан, Уфа, Самара һәм башка җирләр. Үзебездә булган традицияләрне башка урыннардагы ветераннар коллективларына җиткердек, алардагы яңалыкларны үзебезгә алдык, яңа танышлар таптык. Район һәм шәһәр ветераннар советы белән кулга-кул тотынып эшләү дә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Бу уңайдан Миргасим Кәримовка зур рәхмәтлебез.


    Соңыннан Рәфис Хәсәнов ветераннар советының яңа рәисе Мисбах Мәсәлимов кандидатурасы белән таныштырды.


    - Ул комсомол, партия органнарында җитәкче вазифаларын башкарды. Пенсиягә чыкканчы цех җитәкчесе булып эшләп, зур тәҗрибә туплады. Принципиаль, әйткән сүзендә тора һәм эшли торган кеше. Ветераннар советы рәисе вазифасын лаеклы дәвам итәренә ышанам, - дип белдерде профком рәисе. Мисбах Мәсәлимов ветераннар советы җитәкчесе итеп бертавыштан сайланды. Аннан соң «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов һәм профком рәисе Рәфис Хәсәнов ирешкән уңышлары өчен Флүс Зәкиевкә Почет грамотасы, акчалата бүләк һәм истәлеккә сувенир тапшырдылар.


    «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов алдагы ораторның фикерен дәвам итеп, ветераннарның нефть сәнәгатенә керткән өлешенә зур бәя бирде, бүгенге эшләнгән эшләргә, алда торган бурычларга тукталды.


    Азнакай муниципаль башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгышында район һәм шәһәр хакимияте тарафыннан ел дәвамында алып барылган һәм алдагы чараларга тукталды.


    - Ветераннар белән һәрчак тыгыз элемтәдә торабыз. Сезнең киңәш-тәкъдимнәрегез безнең өчен бик мөһим һәм кирәк. Районда уздырылган барлык чараларда да катнашып, ветераннарның гозерләрен тыңлыйбыз, аларны тиз арада чишәргә тырышабыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе.


    Чыгышын дәвам итеп, Айдар Шәмсетдинов районның социаль-икътисади үсешенә тукталды, урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштырды.


    - Районда урып-җыю эшләре уңышлы гына төгәлләнеп килә. Чәчүлек җирләре мәйданы буенча Азнакай республикада алдынгы урында тора. Быел 140 - 150 мең тонна ашлык җыеп алыныр дип исәплибез... Бүген район барлыгы утызга якын федераль программада катнаша. Соңгы өч-дүрт ел эчендә авылларга зур игътибар бирелә.

    Мәдәният йортлары, мәктәпләр, ФАПлар төзелә, искеләре ремонтлана, киләсе елдан исә балалар бакчалары төзү һәм төзекләндерү эшен башлап җибәрәчәкбез. Авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен дистәләгән авылда нефтьчеләр ярдәме белән суүткәргечләр төзелә, булганы ремонтлана. Бу эшләрдән Актүбә бистәсе дә читтә калмый, өстәмә су чыганагы табып, "Каенлы" бистәсе су белән тәэмин ителде.

    Җирлегебездә алып барылган эшләрнең берсен генә дә нефтьчеләр ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый. Барлык социаль программаларны башкарганда да нефтьчеләрнең ярдәменә таянабыз, - диде җитәкче. Ул нефтьчеләрнең язгы кыр эшләре вакытында һәм урып-җыю чорында турыдан-туры ярдәм итүләренә басым ясады. Соңыннан Айдар Шәмсетдинов залда яңгыраган сорауларга да җавап бирде.


    Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та "Татнефть ААҖ һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм алга таба да яңа сайланган җитәкче - Мисбах Мәсәлимов белән килешеп эшләвенә шиге булмавын әйтте. Рәсми өлештән соң ветераннар төшке аш табынына чакырылды. Ихлас сөйләшүләр, нефтьчеләрнең эшләгән эшләренә бәя бирү, яшьлек вакытларын, эшләгән чорларны искә төшерү табын артында дәвам итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: