Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Азнакайнефть” идарәсе 500 миллион тонна нефть чыгарды!

    Бүген “Азнакайнефть” идарәсе тормышында истәлекле вакыйга булды – коллектив нефть ятмаларын үзләштерә башлаганнан бирле 500 миллион тонна кара алтын чыгарды.

    Иртән идарәнең төп бинасы каршында биш нефть һәм газ чыгару цехының иң яхшы вәкилләреннән торган Мактаулы вахтаны озату тантанасы узды. Тарихи проба “Азнакайнефть” идарәсе карамагындагы беренче ачылган нефть мәйданчыгыннан – 541 нче скважинадан алынды. Әле дә гамәлдә булган скважина шушы дәвер эчендә җир куеныннан 530 мең тонна кара алтын бирде.

    Легендарь скважинадан истәлекле пробаны 4 нче нефть һәм газ чыгару цехы хезмәткәрләре – мастер Фәнис Сәхибҗанов һәм операторлар Газинур Габдрәшитов белән Рашат Солтанов алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: