Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларны Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итте

    Кичә “Бердәм Россия” партиясе иҗтимагый кабул итүендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты азнакайлылар белән чираттагы очрашуын үткәрде.

    Реклама

    Кичә “Бердәм Россия” партиясе иҗтимагый кабул итүендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты азнакайлылар белән чираттагы очрашуын үткәрде. Депутат кабул итүендә дистәдән артык кеше булды. Аңа күпчелек шәхси гозере белән, зур өметен баглап килгән. Әлбәттә, арада халыкны борчыган, республикакүләм хәл итәсе мәсьәләләрне күтәрүчеләр дә бар иде. Кабул итүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Азнакайлыларның депутатка бәян иткән проблемалары аңа яхшы таныш, чөнки алар аның кабул итүендә инде булып, мөмкинлектән чыгып күрсәтелгән район ярдәмен алганнар. Бу юлы да һәр мөрәҗәгать бергәләп өйрәнелде, аларны хәл итү юллары эзләнде. Гозерләрен зур игътибар белән тыңлап, ярдәм вәгъдә иткән җитәкчеләргә азнакайлылар бик рәхмәтле калды. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: