Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар өч көн ял итәчәк

    Бәйрәм уңаеннан Татарстан халкын бары дүрт эш көне көтә.

    23 февраль — Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу турыда Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

    «Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала». Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә.

    22, 23 һәм 24 февраль - ял көннәре. Киләсе атнада дүрт көнлек кыска эш атнасы булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: