Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларның 80 проценттан артыгы тавыш биреп өлгергән

    Көндезге 12 сәгатькә район буенча 42 сайлау участогында 86,44%, шәһәр буенча 20 сайлау участогында 75,70% сайлаучы тавыш биргән.

    -Тавыш бирү тыныч, тәртип белән уза. Алдан тавыш бирүне оештыру да халыкка файдага булды. Ялдан файдаланып, бүген күбесе бакчада эшли, җиләк җыя. Конституциягә төзәтмәләр кертүне үзем хуплыйм. Заман үзгәреп тора, аның белән какуннар да, -  ди шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе Роберт Хөснетдинов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: