Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга фатир сатып алуга сертификатлар тапшырылды - ФОТОРЕПОРТАЖ

    Әлеге программа нигезендә быел гына да биш азнакайлы нигезле булды.

    Районыбызда гомер кичерүче Рәмилә Нуретдинова, Назыйф Хафизов, Фәридә Гәрәева физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга каралган дәүләт программасы нигезендә фатир сатып алуга таныклык алып сөенде.

    Һәркайсына үз фатирын алуга сертификатларны аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе тапшырды.

    Фәридә Гәрәеваның әнисе Мөдирә Кәримованың да сөенече эченә сыймый.

    – Шатлыклы хәбәрне 2000 елдан бирле көттек. Алган фатирның куанычын күрергә язсын, – ди ул.

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: