Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар “Татар сүзе”ндә җиңү яуладылар

    Узган атнада Казанда «Татар сүзе» республика бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.

    Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган гала-концертта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. Бәйгегә 3955 видеоязма килгән, шулар арасыннан 31 кеше финалга чыккан.

    Бүләкләнүчеләр арасында азнакайлылар да бар: сәнгать мәктәбе укытучысы Илдар Динмөхәммәтов “Мәсәл” номинациясендә  – беренче, телевидение һәм радио журналисты Эльвира Камалетдинова “Поэзия” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: