Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сыйфатлы товарга, сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә хаклы

Сыйфат көне уңаеннан Роспотребнадзорның территориаль идарәсе тарафыннан күптөрле чаралар үткәрелә.

Ел да ноябрь аенда Бөтендөнья Сыйфат көне үткәрелеп килә. Аның максаты – яшәү дәрәҗәсен арттыруга игътибарны тагын да ныграк җәлеп итү. Быел ул “Дөньяны үзгәртәсең килсә – үзеңнән башла!” шигаре астында үтә. Кулланучыга сыйфатлы товар яисә хезмәт күрсәтү өчен рәхмәт әйтергә форсат туса, җитештерүче өчен товарын тәкъдим итүгә җай чыга. Аннары шунсы да бар: сүз кешегә һәм тирә-мохиткә товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучының ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм ышанычын аклау турында да бара.

Сыйфат көне уңаеннан Роспотребнадзорның территориаль идарәсе тарафыннан күптөрле чаралар үткәрелә. Республиканың Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары буенча территориаль идарә начальнигы урынбасары Илдар Дружковның хәбәр итүенчә, баш белгеч Розалия Хәсәншина, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Лилия Мурзина бу көннәрдә шәһәребез мәктәпләрендә укучылар, укытучылар белән кызыклы очрашулар, җанлы әңгәмәләр оештыралар, күптөрле сорауларга җаваплар, консультацияләр бирәләр. Әлеге фоторепортаж шәһребезнең 8 нче, 4 нче мәктәпләрендә үткән очрашулардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев