Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Россиякүләм вакансияләр базасыннан куллана ала

 «Работа в России» порталы хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәтенең дәүләт мәгълүмат системасы булып тора. 

Ул гражданнарга эш табарга, ә эш бирүчеләргә - хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен булдырылган.  Аның барлык хезмәтләре бушлай!

Эзләү өчен порталда сезгә иң уңайлы  эзләү ысулы сайлау җитә: һөнәрегез исеме буенча, эзләү критерийлары буенча (хезмәт хакы күләме, эш регионы, эш белән тәэмин итү тибы, эш графигы һәм башкалар).

Эзләү нәтиҗәләре сезгә вакансияләр исемлеге рәвешендә билгеле булачак.

Резюме төзү өчен порталда теркәлергә кирәк. Теркәлү берничә минут эчендә башкарыла. Сезгә электрон почта адресы яки кәрәзле телефон номеры гына  кирәк булачак.

Теркәлү Дәүләт хезмәтләре порталында башкарыла, шуннан соң сезгә «Работа в России» порталына кайтырга кирәк.

Әгәр сез Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәнсез икән, «Работа в России» порталына керү өчен сез үзегезнең логин һәм пароль белән файдалана аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев