Реклама
Майда бәйрәмнәр булу сәбәпле, пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә.
Бу хакта Азнакай Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә.
Почта аша алучыларга акча түбәндәге көннәрдә китерелә:
Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.
Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасы кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз