Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар чүп чыгаруга багышланган сорауларын “Халык контроле”ндә калдыра ала

Агымдагы ел башыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында чүп чыгар мәсҗәләсенә кагылган 1585 гариза кергән.

Аларның 1241е – оператив рәвештә хәл ителгән.

«Халык контроле» системасында чүпне вакытында яки сыйфатсыз чыгаруга зарлану мөмкинлеге 2012 елда барлыкка килгән иде. Күптән түгел системада 3 «профильле» категория: «Территорияне төзекләндерү», «Чүплекләр» һәм «Торак-коммуналь хезмәтләр» барлыкка килде. Узган ел каты көнкүреш калдыклары белән бәйле проблеманы хәл итү өчен гариза калдырырга мөмкин булган исемлек киңәйтелде – хәзер "Каты көнкүреш калдыкларны чыгару”, “Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү” һәм “Контейнер мәйданчыкларын карап тоту” категорияләре барлыкка килде.

– Яңа категорияләр булдыру бу эшне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә – муниципалитетларда төбәк операторларның каты көнкүреш калдыкларны чыгару графигын рәткә салырга мөмкинлек бирде», – дип аңлата «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы, Татарстан төбәге белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская.

2020 елда татарстанлыларның каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча сорауларын хәл итүдә системалы үзгәрешләр дә булды: соңгы башкаручылар рәтенә калдыклар белән эш итү буенча региональ операторлар  да кушылды. Бу гаризаны үтәү процессын гадиләштерергә һәм аны үтәү вакытын киметергә мөмкинлек бирде.

Бүген «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына калдырылган гаризаларны хәл итү кысаларында калдыкларны чыгару вакыты 1-3 көн тәшкил итә, гәрчә республика законнары мондый мәсьәләләрне хәл итүгә 10 көнгә кадәр вакыт бирсә дә.

Әлеге системага азнакайлылар да мөрәҗәгать итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев