Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар 31 декабрьдә үзәк чыршы янында иске елны озатты

Матур традиция буенча, быел да 31 декабрь көнне азнакайлылар Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында бергәләп Яңа елны каршы алды.

Бәйрәм тамашасы барышында мәйданда алма төшәр урын да булмады: чыршы яны җыр-бию, уеннар белән гөрләп торды. Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде һәм узып баручы ел нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.

– 2018 ел районыбыз өчен олы вакыйгаларга бай булды - яңа йортлар, юллар салынды, социаль объектлар ачылды. Тормышыбызның нигезе – авыл хуҗалыгы, ул Азнакай районы икътисадында төп урынны алып тора. Хезмәтчәннәребез быел да мул күләмдә икмәк җитештерде, терлекчелек өлкәсендә олы уңышларга ирешәбез. “Татнефть”, “Азнакайнефть” җитәкчелеге ярдәме белән җирлегебездә бихисап эшләр башкарылды. Быел шәһәрдә бассейн төзелде, поликлиника бинасы ремонтланып, ул заманча җиһалар белән тәэмин ителде, Мәлбагышта – мәктәп, Актүбә ат спорты мәктәбендә яңа манеж ачылды. Киләсе елда шәһәребездә теннис үзәге, балалар бакчасы төзеләчәк. Якынлашып килгән 2019 елны без зур планнар һәм өметләр белән каршылыйбыз. Яңа ел безнең өчен тагын да уңышлы, әһәмиятле вакыйгалар елына әйләнсен! Яна елда районыбыз халкына тыныч тормыш, бетмәс шатлык-куанычлар, бәхетле көннәр телим, – диде район башлыгы тәбрикләү сүзендә.

Яңа ел тамашасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев