Реклама
Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе карамагында 354 күпфатирлы йорт исәпләнә. Узган ел 26 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда тагын 35 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мустакиомв сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар аена азнакайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 56 миллионнан...
Азнакайда бүген 5 ТСЖ һәм 3 идарә итү компаниясе карамагында 354 күпфатирлы йорт исәпләнә.
Узган ел 26 йортка капиталь ремонт ясалган булса, агымдагы елда тагын 35 күпфатирлы йорт ремонтланачак.
Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү Департаменты җитәкчесе Руслан Мустакиомв сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар аена азнакайлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре 56 миллионнан артып киткән.
Әлеге мәсьәләне Наҗәт Нәгыймов каты контрольгә алып, бурычы булган һәркем белән аерым сөйләшүләр алып барырга кушты.
- Кемнәрнеңдер түләмәгән бурычлары башкаларның җилкәсенә ятарга тиеш түгел, - ди район башлыгы урынбасары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз