Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларның бәрәңгесен дә, күңелләрен дә корт ашый

    Җирдәге һәр кешегә икешәр миллион бөҗәк туры килә дигән хәбәрне укыдым да, уйга калдым: ай-һай, ялгышмадылармы икән бу статистлар? Бәрәңге бакчасындагы колорадо коңгызлары гына да бихисап бәпчекләре белән әлеге санны ега торгандыр. Шуның өстенә куып та китә белми торган әрсез черки-чебеннәрне, тагын әллә нинди вак-төяк җан ияләрен өстәсәң... Без кечкенә...

    Җирдәге һәр кешегә икешәр миллион бөҗәк туры килә дигән хәбәрне укыдым да, уйга калдым: ай-һай, ялгышмадылармы икән бу статистлар?

    Бәрәңге бакчасындагы колорадо коңгызлары гына да бихисап бәпчекләре белән әлеге санны ега торгандыр. Шуның өстенә куып та китә белми торган әрсез черки-чебеннәрне, тагын әллә нинди вак-төяк җан ияләрен өстәсәң...

    Без кечкенә чакта бәрәңгене бер кәтмәнлисең, бер күмәсең һәм сентябрь уртасына кадәр бакчага юлны онытасаң иде. Хәзер чын баш бәләсенә әверелде. Бүлбеләр шытып, үсентеләр җирдән калу белән кортлар сырып ала. Торган саен хәйләкәрләнә баралар үзләре: личинкаларын элек бәрәңге яфрагына гына салсалар, инде чүп үләннәрен дә тутырып бетерделәр.

    Орлыкны агулап утыртучыларның бер яктан күңеле тыныч, әмма көзен нинди бәрәңге җыеп алырсың? Белгечләр куркынычсыз дип ышандырса да, күпләр әле элекке ысул белән утырта.

    -Яңалыкка тотынасы килмәде, әйдә, башкалар сынап карасын дидек. Бәрәңгеләр чәчәккә йомарланганчы сиптереп агулап чыктым. Суга агуны язылганча түгел, күбрәк кушам, шулчагында гына файдасы бар. Анда-санда калганнарын яңадан я җыям, я кабат агулыйм. Баштагы елларда кулга тотарга җирәнә идем, хәзер ияләнелде инде, - ди Әсма апа.

    -Былтыр күршеләр агулап утырткан иде, аларда корт булмады. Быел без дә шушы алымны сайладык. Бигрәкләр дә әрсез нәрсә шул! Бер кош та ашамый үзен ичмасам! - дип аңа кушылды күршесе.

    Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белдерүенчә, бәрәңгене әлеге ысул белән ел да агуларга кирәк булмаячак. Әгәр халык бу эшне бөтен авыл яки район белән күмәкләп башкарса, колорадо коңгызы белән ким дигәндә ике елга хушлашырга мөмкин диләр. Әмма бердәмлеккә кенә ышанып бетәсе килми. Берәү баш калкытмый бакчада чүп үләне, корткычлар белән көрәшә, икенчеләр утырта да оныта.

    -Күкәйләр личинкага әверелгәч кенә агулау нәтиҗә бирә. Коңгызлар аеруча бәрәңге чәчәккә йомраланган һәм чәчәк аткан чорда зур зыян сала, - ди Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Маргарита Хәсәншина.

    Ул шулай ук иртә өлгерә торган бәрәңгене агулаганнан соң кимендә унбиш көн ашамаска киңәш итә.

    Агуланып бетеп барган дөньясына аптырыйсы да түгел югыйсә, әмма бәрәңге - икенче икмәгебез бит. Татар халкының өстәлен бәлешсез-өчпочмаксыз, кыстыбыйсыз, бәрәңге тәкәсез күз алдына китерүе дә кыен. Ә кабыклы бәрәңгенең файдасын сөйләп торасы да юк.

    Соңгы елларда районыбызда йөрәк, яман шеш авырулары көчәйде. Монда агулы бәрәңгенең дә катнашы юк дип кем әйтә ала? Әнә шулай, бәрәңгене генә түгел, мондый уйлардан күңелләрне дә корт ашый.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Сүз уңаеннан: ана корт уртача 500-700 күкәй сала. Кышны ничек чыгуларына карап, корткычларның саны 200 тапкырга артырга мөмкин.

    Колорадо коңгызына каршы көрәшнең куркынычсыз нәтиҗәле ысулларын белсәгез, сайтыбызда фикерегезне язып калдырыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: