Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга Ураза турында сорауларга җаваплар

    УРАЗАГА НИЯТ ТЕЛДӘН ДӘ, КҮҢЕЛДӘН ДӘ ӘЙТЕЛӘ Ураза тотарга ниятләүне кычкырып әйтергә кирәкме, әллә күңелдән генә хәл итәргәме? Күңел белән, уй белән ураза тотарга ниятләү - җитәрлек шарт. Ниятләүне тел белән әйтү дә яхшы, ләкин мәҗбүри түгел. Таң атканчы ниятләргә кирәк, яки кояш батканнан соң, кичтән үк ниятләп куярга да...

    УРАЗАГА НИЯТ ТЕЛДӘН ДӘ, КҮҢЕЛДӘН ДӘ ӘЙТЕЛӘ
    Ураза тотарга ниятләүне кычкырып әйтергә кирәкме, әллә күңелдән генә хәл итәргәме?
    Күңел белән, уй белән ураза тотарга ниятләү - җитәрлек шарт. Ниятләүне тел белән әйтү дә яхшы, ләкин мәҗбүри түгел. Таң атканчы ниятләргә кирәк, яки кояш батканнан соң, кичтән үк ниятләп куярга да ярый. Аллаһ Тәгаләнең соңгы Илчесе Мөхәммөд (с.г.в.) әйтүенчә, таң атканнан соң ниятләнгән ураза дөрес булмый.

    СӘХӘР АШАМАГАН КЕШЕНЕҢ УРАЗАСЫ ДӨРЕСМЕ?
    Ураза тотарга ниятләгән кеше таң атканчыга кадәр ашамый һәм сәхәрсез ураза тота икән, аның уразасы дөрес була, ләкин савабы азрак. Чөнки Мөхәммәд Пәйгамбәр сөннәтенә кергән бер гамәлне эшләмичә калдыра.

    КӨН БУЕ ЙОКЛАСАҢ, УРАЗА ДӨРЕСМЕ?

    Ураза дөрес, чөнки йокы уразаны бозмый. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: ураза безгә күп йоклау һәм ашау өчен түгел, ә рух күтәренкелеге, яңа белем алу, иманны ныгыту һәм тәкъвалыкка ирешү өчен кирәк.

    РАМАЗАН АЕНДА ХАЙВАН-КОШ ЧАЛЫРГА ЯРЫЙМЫ?

    Рамазан аенда да, башка айларда да хайван-кош чалу тыелмый, суйганда Аллаһ исемен зикер итү, ягъни "Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр", дип әйтү кирәк.

    УРАЗАДА ТЕЛЕВИЗОР КАРАУ

    Заманалар үзгәрү белән бөтен дөнья телевизор, күрү тасмалары белән тулды (Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында алар булмаган), һәм кайвакыт аларны карарга туры килә. Бу чакны ураза бозыламы?
    Телевизор карау гомумән ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма әхлаксызлык, сугыш, үтереш һәм җенси теләкне уята торган программалардан ерак булу кирәк, алар мөселман өчен тыелган. Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта ураза тотуның савабын киметә, уразага зәгыйфьлек китерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: "Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ураза ул үзеңне начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклау", - ди.
    Әхлакый тәрбия бирә торган программаларны, дини тапшыруларны, ил хәбәрләрен карарга ярый.

    ИФТАРГА СӘБӘПСЕЗ БАРМАСАҢ, ГӨНАҺЛЫ БУЛАСЫҢ
    Изге Рамазан аенда авылларда ифтар мәҗлесләре бара. Мәҗлескә чакырылып та бернинди сәбәпсез яки юк-бар сәбәпләр табып бармау гөнаһ саналамы?
    Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм: "Кем чакырган җиргә сәбәпсез бармаса, ул миңа каршы килгән була", ди. Чакырылган җиргә бару-бармау - ул мөселманлык хакы. Сәбәпсез бармаса, гөнаһлы була.


    УРАЗА ТОТМАУЧЫНЫ ИФТАР МӘҖЛЕСЕНӘ ЧАКЫРЫРГА БУЛАМЫ?
    Ураза тотмыйча, намаз укымыйча, хәмер белән кайнашкан кешене ифтар мәҗлесенә чакырырга ярыймы?
    Ифтар мәҗлесенең төп максаты - авыз ачтыру. Бу очракта әлеге кеше ифтар мәҗлесеннән үтми, ягъни аңа авыз ачу савабы ирешми. Әмма аны гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен мәҗлескә чакырырга була.

    Тешләрне дәвалау, күзгә, борынга дару салу уразаны бозамы?

    Пломба куйганда яки теш суыртканда әгәр тамактан эчкә кан яки башка берәр матдә үтмәсә, ураза бозылмый. Ләкин теш алдырган вакытта, гадәттә, табиб анальгетик дару кулланып укол кадый. Андый вакытта, ягъни организмга дару кергәндә, ураза, һичшиксез, бозыла. Бу рәвештә уразасы бозылган кеше аны соңыннан каза кыла.

    Югарыда язылганны исәпкә алып, болай эшләргә киңәш ителә: теш суыртуны ифтардан соңгы вакытка билгеләргә кирәк.

    Күз, борын яки колакка дару салуга килгәндә, бу хакта төрле карашлар бар. Ләкин шуны әйтергә мөмкин: күз һәм колакка тамызылган дарудан ураза бозылмый, ә инде дару борынга салынса, ул үңәч һәм ашказаны белән бәйле булуы аркасында уразаны боза дип уйланыла. Шулай булгач, борынга дару тамызу зарурияте бар икән, аны авыз ачканнан соң башкарырга кирәк.

    Мәгълүматлар www.igelek.ru сайтыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: