Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга - түләүсез юридик ярдәм

    20 июнь көнне Россия юристлар Ассоциациясе ил халкына бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә. Әлеге чара кысаларында 20 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү үткәрелә: 9.00 -11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариуслары; 12.00 -14.00 сәгатьләрдә прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур...

    20 июнь көнне Россия юристлар Ассоциациясе ил халкына бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә.

    Әлеге чара кысаларында 20 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү үткәрелә:

    9.00 -11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариуслары;

    12.00 -14.00 сәгатьләрдә прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур Ибраһим улы Сәитов;

    14.00-16.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы мөдире Нина Александровна Ваничкина.

    Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адреста урнашкан: Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 21 йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты, 1 кат), телефон 7-01-92.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: