Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

    Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтелде. Азнакай нотариаль округы нотариусы Резеда Каһирова, Азнакай районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Нина Ваничкина, прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур Сәитов халыкны кабул итү вакытында милекне мирасчылар тарафыннан мирас итеп алу хокукы, мирас итү һәм яңадан...

    Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә халыкка бушлай юридик консультация хезмәте күрсәтелде.

    Азнакай нотариаль округы нотариусы Резеда Каһирова, Азнакай районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Нина Ваничкина, прокурорның өлкән ярдәмчесе Илнур Сәитов халыкны кабул итү вакытында милекне мирасчылар тарафыннан мирас итеп алу хокукы, мирас итү һәм яңадан ышаныч белдерү хокукы белән милек мөнәсәбәтләре, ялгыз аналарга ташламалар билгеләү, "Хезмәт ветераны" исемен алу һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.

    Бу көнне җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 9 кеше килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: