Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар яңа закон турында ни дип уйлый

    Түләнмәгән административ штрафлары 10 мең сумнан артып киткән кешеләр дәүләт хезмәтләреннән файдалана алмаячак. Бу көннәрдә Россия Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый эчтәлектәге закон проекты әзерләгән. Әгәр закон үз көченә керә икән, әҗәтлеләр ЗАГС, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек дәүләт хезмәтләреннән файдалана, чит ил паспорты, машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыра һәм...

    Түләнмәгән административ штрафлары 10 мең сумнан артып киткән кешеләр дәүләт хезмәтләреннән файдалана алмаячак. Бу көннәрдә Россия Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый эчтәлектәге закон проекты әзерләгән. Әгәр закон үз көченә керә икән, әҗәтлеләр ЗАГС, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек дәүләт хезмәтләреннән файдалана, чит ил паспорты, машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыра һәм машинасын исәпкә куя алмаячак. Һәр әйбердә искәрмә булган кебек, биредә дә баланы бакчага чиратка бастыру, медицина ярдәме һәм паспорт алуда чикләүләр булмаячак. Әлеге законга азнакайлыларның мөнәсәбәте ничек?
    Дилүс Рәфыйков,
    Азнакай районы суд приставлары
    бүлеге җитәкчесе:
    - Суд приставы күзлегеннән чыгып караганда, әлеге закон кирәк дип уйлыйм, штрафларын түләмичә йөрүчеләр саны әзәер иде. Район буенча гына да административ штрафларын түләмәүчеләргә карата 2500 эш ачылган. Бурыч күләме 4,7 млннан артып китә. Ләкин гади кеше буларак, мин аны кабул итә алмыйм. Ник дигәндә, 10 мең ул бик күп суммадагы бурыч түгел. Эшләгән кеше аны барыбер түли. Кайбер кешеләргә бүген бишәр-алтышар эш ачылган, алар акчаны тегеннән дә алган, моннан да җыйган. Менә шуларга карата кулланырга кирәк бу законны.
    Ләйсән Гыйльфанова:
    - Көн туса - яңа хәбәр, бүген яңа кертелгән законнар артыннан "куып" җитәрлек тә түгел! Әлбәттә, штрафка тартылган икән, аны һәркем түләргә тиеш, ул бит юкка гына салынмый. Законның да "ләкин"е бар. Уйлап карагыз, берәү фатирын сатып, аның акчасын дәвалануга тотарга уйлады, ди. Түләнмәгән штрафлары бар. Ә закон нигезендә бурычлы кеше үз фатирын сата алмый. Авыру кеше нишләргә тиеш? Әлбәттә, штраф күләме аз булса, ансын түли алыр. Ә кире очракта?
    Альфред Кыямов:
    - Бик дөрес закон булачак! Бүген штрафлары турында уйлап та бирмәүчеләр күп. Закон бозгансың икән, рәхим ит, дәүләткә бурычыңны кайтар.
    Миләүшә Ганиева:
    - Мондый законны коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә карата чыгарыр идем мин, әгәр депутат булсам.
    Таңсылу САНИЕВА сораштырды
    Сүз уңаеннан
    Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, гыйнвар азагында Дәүләт Думасы бурычлылар белән көрәшкә юнәлтелгән закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде инде. Әгәр закон кабул ителә калса, дәүләткә 10 мең сумнан артык әҗәте булган кеше суд приставы карар чыгарганнан соң биш көн эчендә машина йөртү таныклыгын илтеп тапшырырга тиеш. Сүз алимент, салым, административ штраф һ.б. бурычы булганнар хакында бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: