Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, тиздән – уракка!

    Авылда терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чоры. Малкайларны еллык азык белән тәэмин итү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Табигать шартлары да уңай. Печән һәм сенаж әзерләү эшләре параллель рәвештә бара. Терлек азыгы әзерләүгә республикада иң беренчеләрдән булып керешү үз нәтиҗәсен бирми калмады. Бүгенге көндә (7 июль) районда 16 мең тонна...

    Авылда терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чоры. Малкайларны еллык азык белән тәэмин итү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Табигать шартлары да уңай. Печән һәм сенаж әзерләү эшләре параллель рәвештә бара. Терлек азыгы әзерләүгә республикада иң беренчеләрдән булып керешү үз нәтиҗәсен бирми калмады. Бүгенге көндә (7 июль) районда 16 мең тонна печән, 83 мең тонна сенаж ( план буенча 92 мең тонна әзерләнергә тиеш), 102 тонна яфраказык хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 17,5 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Азнакайлылар терлек азыгы әзерләү буенча республикада дүртенче урында бара. "Тукай", "Мөстәкыймов ис." , "Чатыр тау", "Габдрахманов Л.Г.", "Таллы Бүләк" хуҗалыкларының сенаж салу буенча күрсәткечләре аеруча куанычлы. "Тукай" хуҗалыгы азык катнашмасыннан алты баз сыйфатлы сенаж салып куйган. "Агропродукт", "Стәрле", "Чатыр тау", "Корбанов И. В.","Габдрахманов Л.Г." хуҗалыкларында исә печән әзерләү эшләре югары темпларда бара.

    Яңгырсыз, эссе һава торышы игенчене авыр шартларга куя. Басуларда мул булып өлгереп килгән игеннәрне югалтмау максатында бүген хуҗалыкларда зур эш башкарыла. 53 мең гектар мәйданда яфрактан тукландыру эшләре башкарылган.

    • Басуларда игенкәйләр быел күкрәп уңды. Безнең төп бурыч - аларны югалтуларсыз җыеп алу, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Явымсыз, эссе һава торышы шартларында урып-җыю эшләрен тизләтергә кирәк. Бик тиздән, атна - ун көннән уракка төшәбез.

    Безнең Азнакайда матур традиция яшәп килә. Нинди дә булса мөһим эшне башлар алдыннан, район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, аксакаллар белән берлектә аңа әзерлекне тикшерәләр, фикер алышалар. Нәкъ шундый максаттан, кичә "Таллы Бүләк" хуҗалыгында "Кыр көннәре" (бу хакта тулырак материалны газетабызның алдагы саннарында укырсыз) узды. Җитәкчеләр техниканың, ашлык амбарларының урып-җыюга әзерлеген карап, игенчеләр белән фикер алыштылар. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә техник күрсәткечләр генә түгел, ә бәлки хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, игенчеләрнең хезмәт хаклары, эш шартлары турында да сүз барды. Быел районда урып-җыю эшләрендә 115 комбайн катнашачак. Барлык урып-җыю техникасын хәрби әзерлеккә кую - авыл хезмәтчәннәре өчен мөһим бурыч булып тора.

    Районда сөт җитештерү буенча да уңышлар югары. Азнакайлылар көнгә 129 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 тоннага күбрәк.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: