Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, табиб түләүле анализлар ясатырга җибәрә аламы?

    Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фондының Казан шәһәрендәге филиалы директор урынбасары Панова Иннадан Татарстан Республикасы халкы иң еш бирә торган сорауларга җавап бирүен үтендек. - Бүгенге көндә МРТ, КТ, ангиографияне ничек итеп бушлай һәм тиз арада үтәргә була? - 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең...

    Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фондының Казан шәһәрендәге филиалы директор урынбасары Панова Иннадан Татарстан Республикасы халкы иң еш бирә торган сорауларга җавап бирүен үтендек.
    - Бүгенге көндә МРТ, КТ, ангиографияне ничек итеп бушлай һәм тиз арада үтәргә була?
    - 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы белән планлы формада медицина ярдәме күрсәтүне көтү вакытының иң соңгы чикләре билгеләнде.
    Компьютер томографиясе, магнитлы-резонанслы томография һәм ангиография үткәрү вакыты аларны билгеләгән көннән алып 30 календарь көннән дә артмаска тиеш. Көтү вакытын әлеге чиктән арттырып җибәрү мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә медицина ярдәмен алганда пациент хокукларын бозу булып санала.
    Бик ашыгыч һәм кичектергесез хәлләрдә (тиешле күрсәткечләр булганда) алар бернинди тоткарлыксыз үткәрелә.
    Бүгенге көндә дәвалаучы табиб юлламасы буенча МРТ яки КТ тикшеренүләрен Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасын тормышка ашыруда катнашучы, тикшерүнең бу төрен үткәрүгә план йөкләмәсе билгеләнгән башка клиникаларда бушлай үтү мөмкинлеге булуны да билгеләп үтәргә кирәк.
    - Диагностика тикшеренүләре (рентген УЗИ, маммография һәм башкалар) күпме вакыт эчендә үткәрелергә тиеш?
    - Шул ук Дәүләт гарантияләре программасы нигезендә планлы тәртиптә диагностика һәм инструменталь (маммографияне кертеп, функциональ диагностика, ультратавыш һәм рентгенография тикшеренүләре) һәм лаборатория тикшеренүләрен үткәрү вакытлары алар билгеләнгән көннән алып 14 календарь көннән дә артмаска тиеш.
    Медицина оешмалары тикшеренүләрне көтү вакытының Дәүләт гарантияләре программасы белән билгеләнгән иң соңгы чикләреннән һич кенә дә тайпылырга тиеш түгел
    - Планлы рәвештә стационарга госпитальләштерүне күпме вакыт көтәргә кирәк?
    - План буенча госпитальләштерелгән очракта аны көтү вакытының иң соңгы чикләре дәвалаучы табиб юллама биргән көннән алып 30 календарь көннән дә артмаска тиеш, тик бу вакытта пациент госпитальләштерү өчен үзенә тәкъдим ителгән вакытларда мөрәҗәгать итәргә тиеш.
    Искәрмә: югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, бу вакытта чират аны көтү битләре (листы ожидания) нигезендә билгеләнә.
    План буенча госпитальләштерүгә кагыла торган бәхәсле һәм низаглы очраклар пациент стационар шартларда дәвалануга җибәрелгән медицина оешмасының табиблык комиссиясе тарафыннан хәл ителә.
    - Стационарда дәваланучы пациент үзенә дарулар алырга тиешме?
    - Медицина ярдәме стационарда, шул исәптән көндезге стационарда күрсәтелгәндә диагностика һәм дәвалау чараларының кирәкле күләме, пациентның клиник хәлен, медицина күрсәткечләрен һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, медицина ярдәме күрсәтү стандартлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
    Стационарда дәваланганда дару препаратлары белән тәэмин итү түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла, моңа тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән медикаментлар куллану очраклары керми.
    Мондый исемлеккә керми торган препаратлар медицина күрсәткечләре булганда (даруны индивидуаль кабул итә алмау йә тормыш күрсәткечләре буенча) билгеләнергә мөмкин. Медицина оешмасының табиблык комиссиясе тарафыннан пациентны дәвалау өчен кирәкле даруны билгеләү турында карар кабул ителә, һәм бу очракта ул медицина оешмасы тарафыннан бушлай бирелә.
    Сүз стационарда булганда төп авыруга керми торган башка авыру көчәеп китү турында барганда, бигрәк тә ул төп авыруның барышына тәэсир итә һәм аны тагын да авырайта икән, дәвалау бер госпитальләштерү кысаларында түләүсез гамәлгә ашырыла.
    - Табиб түләүле анализлар ясатырга җибәрә аламы?
    - Дәвалаучы табиб билгеләгән барлык хезмәт күрсәтүләр түләүсез гамәлгә ашырылырга тиеш. Медицина оешмасы кирәкле лаборатория тикшеренүләрен бушлай оештырырга бурычлы, шул исәптән, кирәк булса, башка дәвалау учреждениеләрендә дә. Түләүле анализлар ясатуга җибәрү законлы түгел.
    Диагностика булмау проблемасын пациентларның үзләренә хәл итәргә яки түләүле клиникага барырга тәкъдим ителгән очракларда, аларга кичекмәстән үз иминият компанияләренә шалтыратырга кирәк.
    - Ничек итеп бушлай табиб -"тар белгеч"кә күренергә була?
    - Пациентка теге яки бу белгечнең консультациясе таләп ителү турындагы карарны дәвалаучы табиб кабул итә. Консультациягә юлламаны да ул бирергә тиеш. Поликлиникада кирәкле табиб-белгеч булмаса, юллама мәҗбүри медицина иминиятендә эшли торган, пациент табибтан консультацияне бушлай алачак башка медицина оешмасына бирелә.
    Сүзне йомгаклап, «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гражданнар үз теләкләре буенча түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән файдалануга хокуклы булу турында да әйтеп үтәргә кирәк.
    Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү шартнамәләр, шул исәптән ирекле медицина иминияте шартнамәләре нигезендә гражданнарның йә юридик затларның үз акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.
    Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турында шартнамә төзегәндә медицина хезмәткәрләре тарафыннан пациентка аңлаешлы формада кирәкле медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай алу мөмкинлеге булу турында мәгълүмат бирелергә тиеш булу хакында да истән чыгармаска кирәк.
    Табиб-белгечләрнең консультацияләрен, диагностика һәм лаборатория тикшеренүләрен үткәрү, стационарга планлы госпитальләштерүне көтү вакытларының билгеләнгән чикләрендә медицина оешмасының әлеге хезмәтләрне күрсәтү мөмкинлеге булмау, медицина оешмасында кирәкле белгечләр, лаборатория һәм диагностика җиһазлары булмау түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне көчләп тагу өчен нигез булып тормый.
    Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда сораулар килеп чыкса, полис биргән иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Иминият медицина оешмаларының «кайнар линияләре» телефоннары (Россия буенча шалтырату бушлай):
    Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте - 8-800-500-03-03
    «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» ябык акционерлык җәмгыяте - 8-800-100-07-17
    Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оеш

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: