Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар – республика викторинасында җиңүчеләр

    Мәгълүм булганча, октябрь аенда Азнакайда мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" исемле китабы буенча балалар арасында викторина үткәрелгән иде. Шушы көннәрдә исә Казанның Галиев мәчетендә бәйгенең республика этабы узды. Анда төрле район-шәһәр мөхтәсибәтләреннән 30 дан артык бала катнашты. Һәр бала 40 минут эчендә төрле авырлыктагы 45 орауга җавап...

    Мәгълүм булганча, октябрь аенда Азнакайда мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" исемле китабы буенча балалар арасында викторина үткәрелгән иде. Шушы көннәрдә исә Казанның Галиев мәчетендә бәйгенең республика этабы узды. Анда төрле район-шәһәр мөхтәсибәтләреннән 30 дан артык бала катнашты. Һәр бала 40 минут эчендә төрле авырлыктагы 45 орауга җавап бирде. Катнашучылар шулай ук үзләре сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән 5 минутлык чыгыш та ясадылар. Ир балалар арасында Азнакайдан Азат Якупов - икенче, кыз балалар араснда Сөмбелә Хакова өченче урыннарны яуладылар. Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сүз уңаеннан, "Гыйбадәте исламия" -иң киң танылган дәреслек, ул бүгенге көндә дә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дини башлангыч белем бирүдә кулланыла.

    Таңсылу Саниева

    фотолар dumrt.ru сайтыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: