Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, нәрсә ашаганыгызны чамалыйсызмы?

    2015 елда Россиядә сатылган сөт ризыкларының 11 проценты ялган продукт булып чыккан. Җитештерелгән сырның да 78 проценты чын түгел. Бу саннар безгә дә кагыла. Татарстан буенча дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов рес­публикада тикшерелгән атланмайның 151 төренең 45е ялган булуын әйтте. Бездә җитештерелгән һәм сатылган сөт ризыгының һәр өченчесе фальсификат икәне...

    2015 елда Россиядә сатылган сөт ризыкларының 11 проценты ялган продукт булып чыккан. Җитештерелгән сырның да 78 проценты чын түгел. Бу саннар безгә дә кагыла. Татарстан буенча дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов рес­публикада тикшерелгән атланмайның 151 төренең 45е ялган булуын әйтте. Бездә җитештерелгән һәм сатылган сөт ризыгының һәр өченчесе фальсификат икәне ачык­ланган. Читтәге җитештерүчеләр дә алдый, үзебезнекеләр дә калышмый. "Шуны белә торып, ялган ризыклар һаман да кибет киштәләрендәме? Тикшердек тә шуның белән беттеме? Димәк, халыкны алдыйбыз булып чыга..." - дип утлы табада биетте җаваплы түрәләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ә сез нәрсә ашаганыгызны, нинди сөт эчкәнегезне чамалыйсызмы?

    Лилия СӘЕТОВА (Кукмара авылы):


    - Без инде күптән ки­бетләрдән сөт, май, эремчек, каймак сатып алмыйбыз. Дөрес, үзебезнең мал-туар юк, шуңа күрә кибеткә йөрергә мәҗбүр идек. Әмма кибеттәге сөт ризыкла­ры­ның сыйфаты кинәт начарайды бит. Кибет эремчеген авызга алып булмый. Пальма маен кушалар дип уйлыйм. Ике балабыз бар, аларга сыйфатлы ризык ашатасы килә. Ник мин ялган ризык өчен бу кадәр акча сарыф итәм соң, дидем дә сөтне авыл кешеләреннән сатып ала башладым. Каймагын да, эремчеген дә алар­дан алам. Катыкны үзе­без ясыйбыз. Беренчедән, чып-чын табигый ризык, икен­чедән, арзанракка да төшә. Шәһәр кешесенә авыр­рак, әмма анда да авылдан алып килеп саталар бит. Шулардан сатып алырга кирәк.

    Айназ ГАТИНА, cөт ризык­лары җитештерүче шир­кәт хезмәткәре (Арча):


    - Безнең үзебезнең сыер фермалары бар, шуңа җитештергән сөт ризыкларына порошок тутыру их­тыяҗы юк. ГОСТка туры китереп, 100 процентлы табигый ризык җитештерәбез. Карап, белеп алырга кирәк инде! Аертылмаган сөт дип язылганны сатып аласыз һәм ул берничә көн әчемичә тора икән, димәк, бу сөткә порошок кушылган. Эремчек тә атна дәвамында үз­гәрми, исләнми, әчеми икән, шикләнергә урын бар. Эрем­чек иң күбе 3-4 көн саклана. Авыл фермерларыннан сатып алу хәерлерәк. Алар тонналап җитештер­ми, ризыклары да югары сыйфатлы һәм табигый була.

    Резеда ХӨСӘЕНОВА, аш-су остасы:


    - Соңгы вакытта сөт ризыклары белән гел проблема! Ресторанда ризык пе­шергәндә алар күп кирәк. Сөтне белгән җитеш­терү­чедән сатып алырга тырышам. Атланмайны сайлаганда да хәйләгә барырга туры килә, җитештерүдәге таныш хезмәткәрнең берсе кайсы партия яхшы, кайсысында кушылмалар булганын әйтә. Табигый булганын күпләп сатып алып куям. Эрем­чекне "Агропромпарк"тан Алек­сеевск фермерларыннан алам. Алар - мине, мин аларны алдамыйм. Нинди хәлдер ул, Россия башка илләрдән ризык керттерми башлады, безнекеләргә эш­ләргә менә дигән мөмкин­лек дип әйтелде. Әмма ки­нәт сыйфат югалды. Халыкка кыйммәткә суррогат саталар. Безнекеләр көндәш­лек булганда гына кымшана. Чит ил ризыклары булганда, безнекеләр тырыша иде. Ялган ризык җитеш­терүчеләрне дә, сатучыларны да җавапка тартырга кирәк, ә бу эшләнми.

    Фәүзия ГӘРӘЕВА, фармацевт (Казан):


    - Кондитер әйберен кабып та булмый хәзер - вазелин, пальма мае тәме. Тортларны үзебезгә пешерергә туры килмәгәе. Сөткә кил­сәк, Яшел Үзәннекен алам, болай әйбәт кебек. Атланмайны авылныкын алам. Ашарлык сыр юк! Анысына акча да әрәм итәсе түгел. Эремчек, гомумән, проблема. Нәрсә кушалар аңа, ни эшләтеп күпертәләр - һич белмәссең! Кабасың - ашказанында берни юк кебек. Корт ясыйм дип кайнатканда 1 кило эремчектән 1 литр сыеклык чыкты, төптә бер­ничә эремчек чумары йөзеп йөри. Җәйгә чыксам, авылдагы танышлардан алып, кышка корт ясап куярмын, дип торам.

    "ВТ" кайнар линиясе

    Сорау юллаучылар игътибарына! "ВТ" кайнар линиясе көн саен бик күп шалтыратулар кабул итә. Бөтен гозерләрне дә тыңлап бетерү мөмкин булмау сәбәпле, сорауларны телефон аша кабул итмәскә булдык. үзегезне борчыган мәсьәләләр хакында Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт яки info@vatantat.ru электрон адресына аңлаешлы итеп хат юллагыз.

    Гакыйка корбанын кайчан чалдыралар?

    Күптән түгел улыбыз туды. Танышларым, корбан чалдырыгыз, ди. Моның өчен корбан аен көтәргәме, әллә инде сарыкны кайчан чалдырсаң да ярыймы?


    Мәдинә

    "Иман нуры" мәчете имамы Рамил Шириев җавап бирә:
    - Балага гакыйка корбаны чалдыру ата-ананың бурычы булып тора. Малайларга - ике, кызларга бер сарык чалу яхшы. Бу йола бала туып җиденче көнгә чыккач эшләнсә, хәере күп булыр, әгәр җитди сәбәпләр килеп чыгып, бераз соңгарак калынса да, зыян юк. Әмма монда үтәлүе шиксез булган берничә шарт бар: бу корбанның сөяген чабарга ярамый, фәкать буыннанбуынга чыгарып, ите пычак белән киселә. Шул иттән йә аш, йә пылау пешереп, барча туганнарны җыеп, гакыйка мәҗлесе үткәрелә.

    Ягулык кыйммәтләнерме?

    Әле беркөнне генә машинама бензин салырга кергән идем. Бәяләр арткан икән бит! Үзебездә нефть чыга торып, ягулык нигә кыйммәтләнә? Күршеләрдә хәлләр ничек?


    Хәмит

    Казанда А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы артык кыйм­­­мәтләнмәгән. Алар­ның бер литры уртача 31,33 сум, 35,56 сум һәм 33,45 сум тора. Ә менә АИ-93, 92 маркалы бензин бәясе артып, литры 32,80 сумга җиткән. Киров, Ульян, Ижау, Пенза, Оренбург һәм Пермьдә дә АИ-93, 92 һәм АИ-95 маркалы бензинга бәяләр кү­тәрел­гән. Уфа һәм Саранскида барлык маркалы бен­зинга һәм дизель ягулыгына урта­ча бәяләр элек­кечә кал­ган. Самарада исә бензин һәм дизель ягулыгы хакы күтәрелгән. А-76 (АИ-80) маркалы бензинга иң түбән уртача бәяләр - Пенза һәм Саратовта, АИ-93, 92гә - Самарада, АИ-95 һәм дизель ягулыгы Казанда теркәлгән.

    Күпмегә арта?

    Әбием быел 80 яшен тутырды. Андыйларның пен­сиясенә акча өстиләр дип тә ишеткән ул. 2016 елда бу акча артмадымы? Әбинең пенсиясе күпмегә артыр икән?


    Айгөл

    80 яше тулган кеше­ләргә өстәлә торган сумма узган елдагыча - 4 мең 383 сум 59 тиен калды. Быел­ның 1 февраленнән пен­сия­ләр 4 процентка индек­сация­лән­гәч, әлеге сумма 4 мең 558 сум 93 тиенне тәшкил итте.

    Нинди ташлама каралган?

    Миңа - 59 яшь. Хезмәт стажым - 38 ел. Шуның 21 елын янгын сүндерүче булып эшләдем. Янгын сүндерүче булып эшләүчеләр пенсиягә иртәрәк чыга алмыймы?

    Сәгыйть

    Янгын сүндерүчеләр, әгәр бу өлкәдә 25 ел эш­ләсәләр, 50 яшькә җиткәч лаеклы ялга чыга ала. Әмма бу кагыйдә барлык хезмәт­кәрләргә дә кагылмый. Вакытыннан алда ялга чыгу махсус исемлектә булган вазыйфаи затларга гына кагыла. Бу хакта тулырак үзегез яшәгән район­ның пенсия бүлегеннән белешә аласыз.

    Бетермәделәрме әле?

    Мин - хезмәт ветераны. Телефоннан сөйләшкән, торак-коммуналь хезмәтләр, юл йөрү өчен минем кебекләргә ташламаларны бетермәделәрме әле ул?


    С.Галимова

    Хезмәт ветеранына би­релә торган ташламалар сакланып калды. Әмма телефон ташламасына үзгә­реш кертелде. Элек барлык чыгымнарның яртысын гына түләсәгез, хәзер абонемент линиясе өчен генә ташлама бар. Ә менә сөй­ләшкән вакыт өчен тулысынча түләргә туры килә­чәк. 2016 ел башыннан әлеге ташламалардан айлык уртача кереме 20 мең­нән артмаган кешеләр генә файдалана алачак.

    Акча эшли алабызмы?

    Йортыбызда чорма һәм подвал тик тора. Әллә шуны арендага биреп акча эшлик микән? Моның өчен нәрсә таләп ителә?


    Николай

    Күпфатирлы йорттагы биналарны куллану мәсьә­ләләрен хәл иткәндә милек­челәрнең гомуми җыелыш карары булырга тиеш. Бу йортта яшәүчеләр гомум­йорт милегеннән файдалану турында шартнамәләр төзүне ышанып тапшыра торган вәкаләтле затны (бу эшне идарәче компания дә башкара ала) сайларга тиеш. Уртак фикергә килгән­нән соң, йортның әлеге өлешен үзегез теләгәнчә куллана аласыз.

    http://vatantat.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: